Татарстанда нефть-газ машиналары төзү сәнәгате нефть-газ чыгару сәнәгатенә хезмәт күрсәтүче ремонт оешмалары җирлегендә оеша башлый. Нефть-газ машиналары төзү сәнәгатенең беренче предприятиеләре — Бөгелмә механика заводы (1956 елда төзелеш механизмнарын ремонтлау заводы җирлегендә оештырыла), Бөгелмә «Нефтеавтоматика» тәҗрибә заводы (1959 елда нигезләнә), Бөгелмә электротехника җиһазларын ремонтлау заводы (1962 елда җиһазларны төзәтү остаханәләре һәм төягеч электр двигательләрен ремонтлау участогы җирлегендә төзелә).

1960 елда Казан компрессорлар заводында (кара Казан компрессор машиналары төзү заводы) нефть чыгару һәм иярчен газларны кудыру өчен үзәктән куулы компрессорлар җитештерелә башлый (ел саен яңа 4–5 төр гамәлгә кертелә). 1960 еллар уртасында нефть-газ машиналары төзү сәнәгате сәнәгатьнең мөстәкыйль тармагы булып бүленеп чыга, аның предприятиеләрендә нефть-газ чыгару җиһазларын комплектлы технол. линияләрдә һәм макс. завод әзерлеге дәрәҗәсендә җитештерүгә керешәләр. 1960 еллар ахыры — 1970 елларда нефть-газ чыгару җиһазлары штангасыз насослар заводында һәм спиральле-җөйле торбалар ясау базасында (Әлмәт шәһәре), «Газ­спецмашремонт» һәм «Нефтеавтоматика» (Лениногорск шәһәре), «Нефтемаш» (Әлмәт шәһәре, Азнакай шәһәр тибындагы поселогы), Алабуга арматура заводларында эшләнә. 1980 еллар уртасына Татарстанда 12 нефть-газ машиналары төзү сәнәгате предприятиесе исәпләнә. Шулай ук «Татнефть» ҖБдә нефть чыгару җиһазларын төзәтү базасы һәм бу җиһазларның аерым өлешләрен җитештерү үсеш ала. 1981–1985 елларда республикада тармак җитештерүенең күләме 198% ка арта.

Нефть-газ машиналары төзү сәнәгате продукциясе Советлар Союзының нефть чыгарылган барлык төбәкләренә һәм дөньядагы 16 илгә җибәрелә (экспорт 1962 елда Бөгелмә механика заводының җылылык күчерү җиһазларын Болгариягә чыгарудан башлана). Бөгелмә электротехника җиһазларын (электр двигательләре, егәрлекле трансформаторлар һәм трансформатор подстанцияләре, шартлаудан саклаулы электр җылыткычлары һ.б.) ремонтлау заводы СССР Нефть сәнәгате министрлыгының бу юнәлештәге төп предприятиесе була. 1982 елда Әлмәттә нефть чыгару өчен илдәге бердәнбер батырылма насослар һәм электр двигательләре заводы файдалануга тапшырыла.

Җирле шартларга яраклы яңа нефть чыгару техникасын эшләү Татарстан нефть машиналары төзү институтына (ТатНИИнефтемаш), Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтына (ТатНИПИнефть), Үзәктән кугыч һәм роторлы компрессорлар институтына, Вакуумлы машиналар төзү фәнни-тикшеренү институтына (кара Вакууммаш), «Союзнефтепромхим» (хәзер Нефть промыселы химиясе фәнни-тикшеренү институты) һәм «Нефтепромавтоматика» фәнни-җитештерү берләшмәләренә (икесе дә Казанда) тапшырыла. Алар тарафыннан җирле һ.б. предприятиеләрдә серияләп җитештерүгә кертелгән, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен пар яки төрле химик реагентлар ясаучы һәм кудыручы блоклы һәм күчмә җайланмалар; табигый битум һәм югары үзлелекле нефть чыгарганда катлам эче яндыруларын тудыру, шельфлардагы нефть ятмаларын үзләштерү скважиналарын сынау һәм файдалану өчен эре комплекслар; берничә катламнан бер скважина аша нефть чыгаруда бергә-аерым файдалану өчен техник чаралар; нефтьне газ-лифт алымы белән чыгару өчен автоматлаштырылган төркемле ком­прессор станцияләре; нефтьне, газ һәм суны җыю, әзерләү һәм күчерүнең промысел системалары өчен автоматлаштырылган блоклы җайланмалар; нефть чыгарганда күп хезмәт таләп ителгән эшләрне механикалаштыру, нефть промыселы техникасына хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау өчен күчмә җайланмалар һ.б. җиһазлар эшләнә.

Базар мөнәсәбәтләренә күчү һәм СССР таркалу сәбәпле җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасындагы хуҗалык багланышларының өзелүе нәтиҗәсендә тармакның күп кенә предприятиеләрендә продукция җитештерү күләме азая. 1991–1999 елларда Казан компрессор машиналары төзү заводында, Лениногорск һәм Бөгелмә «Нефтеавтоматика» заводларында, Бөгелмә электротехника җиһазларын ремонтлау заводында, Әлмәт һәм Азнакай «Нефтемаш» заводларында җитештерү 3–5 тапкыр кими. Шул ук вакытта, җитештерүне оештыруны яхшырту һәм заманча маркетинг сәясәте уздырылу нәтиҗәсендә, Әлмәт насослар заводында («Әлнас»), Әлмәт торбалар заводында, Баулы кабельләр заводында тотрыклылык саклана, базарда аларның урыны ныгый. Советлар Союзы таркалу сәбәпле, ТР нефть чыгару сәнәгатен җиһазларның күп кенә төрләре белән тәэмин итү туктала. Аларны яңа техник казанышлар нигезендә модернизацияләү белән бергә республиканың үз предприятиеләрендә эшләп чыгару җайга салына. «Татнефть» АҖ оешмаларында җитештерелүче нефть промыселы җиһазлары, узел һәм приборларының төрләре күпкә арта. Төрле эшләнмәләрне җитештерү оборона комплексы һәм машина төзүнең башка тармаклары предприятиеләре — «АлАЗ» ҖБ (магистраль газүткәргечләр өчен күчмә ремонт техникасы һәм пневматик күчергечләр), Казан моторлар төзү ҖБ («Волга» газ кудыру агрегатлары; Казан компрессор машиналары заводы белән берлектә), А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы һәм Казан дары заводы (хәвеф-хәтәр ихтималы булган җирләрдә куллану өчен титан һәм ферросилидтан бикләгеч арматура), «Серго исемендәге завод», Казан «Союз» тәҗрибә КБ, «Татэлектромаш», «Электроприбор», «Радиоприбор» заводлары һ.б. тарафыннан үзләштерелә.

1990 еллар ахыры — 2000 елларда тармакта мөһим структур үзгәрешләр була. Бөгелмә механика, Баулы кабельләр, Түбән Кама механика, «Нефтемаш» (Азнакай), «Газспецмашремонт» (Лениногорск), пыяла-пластик торбалар (Казан) заводлары, шулай ук Татарстан нефть машиналары төзү институты — «Татнефть» АҖ, Бөгелмә электротехника җиһазлары (хәзер Бөгелмә электр насослары) һәм Әлмәт инструментлар заводлары «Әлнас» АҖ карамагына күчә. Нефтьнең җиңел фракцияләрен тотучы җайланмалар, катламга реагентлар кудыручы насослар, контроль-үлчәү приборлары, скважиналар һәм нефть промыселы җиһазларын ремонтлау буенча узеллар, детальләр һәм запас частьлар, инструментлар җитештерүче төрле милек формасындагы 20 ләп кече һәм урта предприятие барлыкка килә.

ТРда (башлыча, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Казанда) 30 га якын нефть-газ машиналары төзү сәнәгате предприятиесе эшли. Кайбер предприятиеләр Лениногорскида һәм Азнакайда урнашкан. Республика нефть-газ машиналары төзү сәнәгате «Татнефть» АҖнең җиһазларга һәм кирәк-яракларга ихтыяҗының 25% тан күбрәк өлешен тәэмин итә. Аның продукциясенә Көнбатыш Себердә, Башкортстанда, Самара һәм Пермь өлкәләрендә, РФнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ зур, эшләнмәләр дөньяның 20 дән артык иленә, шул исәптән Белоруссиягә, Казакъстан, Украина, АКШ, Германия, Бөекбритания, Канада, Норвегия, Кытай, Һиндстанга һ.б. илләргә чыгарыла. Дөньяда батырылма насослар җитештерүче иң эре предприятие — «Әлнас» АҖ үз продукциясенең 30% ын чит илләргә җибәрә. «АлАЗ» ҖБ скважиналарны ремонтлауда кулланылучы күтәрү агрегатлары эшләп чыгаруда җитештерү күләме буенча РФдә икенче урынга чыга; бу агрегатлар «ЛУКОЙЛ», «Сургутнефтегаз», «ТНК-ВР», «Роснефть» компанияләренә һ.б.га озатыла.

Махсуслашкан учреждениеләр белән беррәттән, яңа техниканы эшләү һәм гамәлгә кертү белән РФА КГҮ, Казан университеты, Казан техник һәм технол. университетлары галимнәре, «Татнефть» АҖ белгечләре шөгыльләнә. Тармак предприятиеләре өчен кадрларны Казан технология университеты, Әлмәт нефть институты, Әлмәт политехник һәм Лениногорск газ техникумнары, 3 башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесе әзерли.

Авторлар — К.Ф.Фәсхетдинов, А.Ф.Садыйков