Эчтәлек

Эшләүчеләр саны – 2194 кеше (2008 ел).

1959 елда «Әлкинефть» нефть промыселы идарәсе буларак оештырыла. 1968 елда 2 мөстәкыйль идарәгә (1970 елдан НГДУ) – «Җәлилнефть» һәм «Сөләйнефть»кә бүленә.1997 елда алар «Җәлилнефть» белән берләштерелә.

Эшчәнлегенең территориясе Сарман, Әлмәт, Азнакай, Зәй районнары җирләрен колачлый.

«Җәлилнефть» составында 7 нефть чыгару цехы, 2 катламнардагы басымны саклау цехы, 2 нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехы, 2 скважиналарны җир астында ремонтлау цехы, җитештерүне автоматлаштыру цехы, коррозиядән саклау һәм техник диагностика цехы бар. Ромашкино чыганагындагы 5 мәйданны (Чишмә, Ташлыяр, Сарман, Көнчыгыш Сөләй, Әлки мәйданнарын) һәм түбән карбонның Бобриково катламындагы 12 һәм 31 нче ятмаларын эшкәртә. Эшкәртүнең төп файдалану объектлары югары девонның Кынау һәм Паша катламнарыннан гыйбарәт. «Җәлилнефть» чыгарган нефтьнең 75% тан артыграк өлеше шуларга туры килә. Барлык мәйданнар һәм ятмалардагы нефть, контур тирәли су кудырып, катламнардагы басымны саклау алымы белән эшкәртелә. Объектлар комплекслы автоматлаштырылган һәм телемеханикалаштырылган. НГДУда күбрәк нефть алу өчен продуктив катламнарга төрлечә тәэсир итү максатында гамәлгә ашырылган проектлар арасында – катламнарга цикллы тәэсир ясау, басымлы скважиналарга төрле полимерлар кудыру һәм башкалар бар.

Нефть чыгаруда иң зур күрсәткечкә 1977 елда ирешелә – 21,9 млн. т. Барлыгы 535,8 млн. т, шул исәптән 2008 елда 4,486 млн. т чыгарылган. Чыгарылган продукциянең сулылыгы 85,8%. 2009 ның 1 гыйнварына 6672 скважина борауланган, шуларның 3396 сы (башлыча, насос ярдәмендә) нефть бирә.

«Җәлилнефть» эшчәнлегендә әйләнә-тирә мохиткә техноген тәэсирне киметүгә, зыян килгән җирләрне элекке хәленә кайтаруга, эчәргә яраклы су чыганакларын төзекләндерүгә аеруча әһәмият бирелә. «Җәлилнефть»нең чаңгы спорты комплексы, шифаханә-профилакторие, балаларны сәламәтләндерү лагере бар. «Җәлилнефть» – шәһәр төзүче предприятие, шәһәр тибындагы Җәлил посёлогында һәм башка Сарман районында җәелгән төзелешләр заказчысы: ул торак йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль-мәдәният, спорт объектлары, мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре һәм башка төзү эшләре алып бара.

Алдынгы хезмәткәрләр дәүләт бүләкләренә лаек була: Социалистик Хезмәт Герое – 2, СССР, РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре – 29, ТАССР, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе – 84, СССР Дәүләт бүләге лауреаты – 2 кеше; 8 кеше – Ленин ордены, 12 кеше – Октябрь Революциясе, 59 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 6 кеше – Халыклар дуслыгы, 49 кеше – «Хезмәт даны», 3 кеше 2 нче, 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны», 71 кеше «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Нефть промыселы идарәләренең җитәкчеләре: «Әлкинефть» – В.Ю.Филановский (1959–1962 еллар), Г.М.Әхмәдиев (1962–1968 еллар), «Сөләйнефть» – Б.Г.Ихсанов (1968–1975 еллар), В.А.Тачаев (1975–1997 еллар); «Җәлилнефть» НГДУ – Г.М.Әхмәдиев (1968–1972 еллар), Р.Н.Тукаев (1972–1978 еллар), Ш.Ф.Тәхәветдинов (1978–1983 еллар), Р.С.Нурмөхәммәтов (1983–1986 еллар), Н.З.Мортазин (1986–2001 еллар), М.З.Таҗиев (2001–2005 еллар), М.Ш.Каюмов (2005 елдан).

Әдәбият

Князев С.Л., Гатиятуллин Н.С., Абражеев Г.П. Нефть и газ Республики Татарстан: Сб. док., цифр и материалов. М., 1993. Т. 2;

25 лет коллективу НГДУ «Сулеевнефть». Альметьевск, 1993;

Наперекор ветрам. Альметьевск, 1994;

Гиниатуллин М.К. Развитие Татнефти: Статистика и комментарии. М., 2000.

Авторлар – К.Ф.Фәсхетдинов, Г.Я.Мәүлетова