Эшләүчеләр саны — 300 кеше (2013).

1962 елда Казанның 490 нчы предприятиесе (1959 елда нигезләнә) филиалы җирлегендә Бөгелмә «Нефтеавтоматика» тәҗрибә заводы буларак оештырыла. 1987 елдан «Нефтеавтоматика» ФҖБ (Уфа шәһәре) составында, 1993 елдан төбәкара АҖ филиалы — Бөгелмә «Нефтеавтоматика» тәҗрибә заводы.

1980 елларда заводта реконструкция уздырыла.

Төп производство структурасына — әзерләү, механика, эретеп ябыштыру-җыю, җыю, корыч кою участоклары, ярдәмче производствога инструментлар, ремонт, электр, столярлык, транспорт участоклары керә.

Предприятиенең машиналар паркында металл эшкәртү (188 берәмлек), насос-компрессорлар (25 берәмлек), эретеп ябыштыру (19 берәмлек), термик эшкәртү (16 берәмлек) җиһазлары; 10, 16, 25 т куәтле пресслар, пневматик чүкечләр, металл табакларны бөгү машиналары, хромлаучы һәм цинклаучы гальваник линияләр тупланган.

Заводта эшләнмәләрне полимер порошок белән пневмоэлектростатик каплау алымы, хромлау, цинклау, химик оксидлау кулланыла. Термопластик, термореактив пластмасса детальләрне пресслау һәм резинотехник эшләнмәләр ясау, басым астында кою, эрүчән кендекле модельләр буенча коелмалар эшләүнең прогрессив ысуллары үзләштерелгән.

40 тан артык исемдә эшләнмәләр: нефть тармагы өчен приборлар һәм автоматлаштыру чаралары — нефтьне исәпкә алу блоклары (узеллары), нефть, газ, сыеклык күләмнәрен исәпләү җайланмалары, программалы идарәдән алынган мәгълүматларны электрон эшкәртүче икенчел приборлар, нефть үрнәкләрен алу җайланмалары, үлчәү линияләре, чи нефтьнең дымлылыгын үлчәү, скважиналарны тикшерү приборлары җитештерелә.

Продукция Россия, Казакъстан, Украина, Белоруссия нефть тармаклары предприятиеләренә җибәрелә.

Металл белән тәэмин итүче төп предприятиеләр: «Энергопромметаллоснаб» (Первоуральск шәһәре), «Стальсервис» (Уфа), «Нефтехимзапчасть» (Сызрань шәһәре) АҖләре, «Логотранс» ҖЧҖ (Мәскәү); комплектлау эшләнмәләре җибәрүчеләр: «Энерпредярдос» инженерлык компаниясе ҖЧҖ, «Манометр» сәүдә йорты (икесе дә — Мәскәү), «Союзэлектроника» ҖЧҖ (Самара шәһәре), «Элемент трубопроводов» АҖ (Екатеринбург шәһәре); комплектлау материаллары белән тәэмин итүчеләр: «Техкомплект-Сервис» ҖЧҖ, «Лаки и краски» ҖЧҖ (икесе дә — Казан), «Белфорт» ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре).

Җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен завод КПСС Үзәк Комитеты, СССР Югары Советы Президиумы, СССР Министрлар Советы, ВЦСПСның мактау билгесе (1972), ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы (1981) белән бүләкләнә. Предприятиенең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 4 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 6 кеше — «Почёт билгесе», 6 кеше — 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены, 180 кеше медальләр (шулардан 94 кеше — СССР ВДНХсы медальләре), 1 кеше ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Завод җитәкчеләре арасында: А.М.Исхаков (1959–1962), А.К.Гумовский (1962–1985), Н.А.Самков (1986–1989), Ю.А.Заварницын (1989–1993), В.И.Чудин (1993–2002), Р.Т.Териков (2002–2006), А.Е.Стародубский (2006–2007), Н.К.Стативка (2007–2012), И.В.Пяткин (2012 елдан).

Авторлар — М.Җ.Гаитов, А.А.Куприянова