- РУС
- ТАТ
«Татнефть» АҖнең нефть чыганакларын эшкәртү, нефть чыгаруны гамәлгә ашыру, нефть һәм газ сәнәгате объектларын проектлаштыру, төзү һәм файдалануга әзерләү буенча нефть һәм газ чыгару идарәсе (НГДУ)
«Лениногорскнефть» нефть промыселы идарәсенең 4 нче һәм 5 нче нефть промыселлары җирлегендә «Иркеннефть» нефть промыселы идарәсе буларак 1964 елда оештырыла. 1970 елдан НГДУ. «Иркеннефть» составында 20 дән артык бүлекчә исәпләнә (2002). Үзәкләштерелгән сәнәгый база башта Лениногорск шәһәрендә урнашкан була. 1985 елда Бөгелмә районындагы Карабаш шәһәр тибындагы поселогына күчерелә.
Ромашкино чыганагының Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнарында урнашкан Габдрахман мәйданын эшкәртә. Эшкәртелә торган төп объектлар: девонның франк ярусының Д1 (Паша) катламы (9 файдалы катлаудан гыйбарәт, нефть күләменең 75% чамасы чыгарыла) һәм карбонның Бобриково катламының 9 нчы ятмасы (1980 нән эшкәртелә). Габдрахман мәйданы 1954 елда сәнәгый эшкәртүгә бирелә; ятмалар нефть бирүчәнлеге белән үзенчәлекле. Скважиналарның челтәр тыгызлыгы 36 га булган боҗра системасы эшләнә. Барлык катлауларда да бердәм фильтр файдаланыла. 1976 елда нефтьне җыю һәм ташуның герметик системасына күчү төгәлләнә. Бер үк вакытта нефть чыгару, нефть әзерләү һәм катламнардагы басымны саклау цехлары комплекслы механикалаштырыла, автоматлаштырыла һәм телемеханикалаштырыла.
Ятмалар катламнарындагы басым су кудыру алымы белән саклана. Су кудыру системасы контур эчендә, контур тирәли, катнаш рәвештә башкарыла; 31 тармак насослар станциясенә тоташтырылган 660 кудыргыч скважинаны үз эченә ала. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру максатында 20 дән артык алдынгы алым (сейсмоакустик тәэсир итү, кушылган полимер системалар кулланып катламнарга полимер тәэсир итү технологиясе, гидродинамик, физик-химик алымнар, скважиналарны горизонталь бораулау ысулы һ.б.) кулланыла. Карабаш һәм Кама-Исмәгыйль җайланмаларында нефть әзерләү комплекслы алып барыла. Карабаш җайланмасының 2 нче блогында дизель ягулыгы компонентлары җитештерелә. Нефть чыгаруда иң зур күрсәткечкә (12,2 млн т) 1991 елда ирешелә. 1990 еллар ахырыннан нефть чыгаруның еллык күләме 1,2 млн т чамасы тәшкил итә. 2000 еллар уртасында 2800 дән артык скважина бораулана, шуларның 1400 е нефть бирә. Чыгарылган продукциянең сулылыгы 94%.
СССР Нефть сәнәгате министрлыгы карарларында идарәнең оештыру-техник автоматлаштырылган системасы җиһазларын һәм программ тәэмин ителешен сынау тәҗрибәсе эксперименталь база буларак билгеләп үтелә. «Иркеннефть» эшчәнлеге зонасындагы әйләнә-тирә мохиткә техноген тәэсирне киметүгә, зыян килгән җирләрне табигый хәленә кайтаруга, эчәргә яраклы су чыганакларын төзекләндерүгә аеруча әһәмият бирелә. «Иркеннефть» – шәһәр төзүче идарә; Карабаш посёлогында торак йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль-мәдәният, спорт объектлары һ.б. учреждениеләр төзетә. НГДУның уку комбинаты, социаль объектлары, ял базасы, мәдәният йорты, ярдәмче хуҗалыгы бар.
«Иркеннефть» нең алдынгы хезмәткәрләре хөкүмәт бүләкләренә, шул исәптән мактаулы исемнәргә лаек була: Социалистик Хезмәт Герое – 1, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты – 3, РФ, ТРның атказанган нефтьчеләре, халык хуҗалыгының төрле тармакларының атказанган хезмәткәрләре – 29 кеше. Предприятие җитәкчеләре: Е.И.Швецов (1964), В.М.Шестернин (1964–1979), В.С.Дешура (1979–1982), А.Ф.Харланов (1982–1986, 1987–1988), А.К.Максимов (1986–1987), М.З.Таҗиев (1988–2001), Р.Х.Галимов (2001 елдан).
2006 елда төп производствоны реконструкцияләү программасы буенча «Иркеннефть» «Лениногорск» НГДУына кушыла.
Нефть, газ и нефтехимия Татарии. К., 1979. Т. 2;
Князев С.Л., Гатиятуллин Н.С., Абражеев Г.П. Нефть и газ Республики Татарстан: Сб. док., цифр и материалов. М., 1993. Т. 2.
Автор — И.Н.Фәйзуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.