Эчтәлек

Сидек (ирләрдә сидек-җенес) әгъзалары системасының нормаль һәм патологик физиологиясен, бу төр авыруларның этиологиясен өйрәнә, диагноз кую һәм дәвалау ысулларын эшли.

Европа илләрендә урологиянең интенсив үсеш алуы XIX йөз ахырына туры килә: Л.Мерсье һәм Ф.Гюйон (Франция) — урологик авыруларның симтомнарын һәм аларга диагноз кую ысулларын, Г.Томпсон (Англия) — бөер ташы авыруын, П.Дж. Фрейер (Англия) мәни бизе (простата) авыруларын хирургик юл белән дәвалау ысулларын өйрәнә; немец урологы М.Нитце цитоскоп уйлап таба.

Россиядә урологиягә караган беренче тикшеренүләр Петербург медицина-хирургия академиясенең (1798 елда ачыла) хирургия кафедрасында (мөдире — И.Ф.Буш) уздырыла башлый. Илебез урологиясенә нигез салыну Н.И.Пирогов, Ф.И.Иноземцев, И.П.Матюшенков һ.б.ның эшчәнлеге белән бәйле. 1867 елда Мәскәү университетында Россиядә беренче урология клиникасы булдырыла. С.П.Фёдоровның сидек һәм үт юллары хирургиясенә караган хезмәтләре аерым әһәмияткә ия (ул беренче булып эндоскопик тикшеренүләр — цитология куллана).

Урология үсешенә Казан галимнәре зур өлеш кертә. 1890 елда Казан университеты укытучысы Г.Г.Радзевич бөер ташы авыруы һәм Россиядә аны дәвалау ысулларына багышланган хезмәтләрнең (586 хезмәт) библиографик күрсәткечен төзи. 1902 елда профессор В.И.Разумовский тарафыннан тәкъдим ителгән — күкәйгә, күкәй өстәмәсен һәм мәни юлларындагы анастомозны гына кисеп алып, әгъзаның үзен саклап калу мөмкинлеге бирүче операция ясау ысулы операция ясау техникасы өлкәсендә яңа этап булып тора.

1904 елда В.Л.Боголюбов сидек-җенес системасына әгъзаларның функцияләрен тергезү операцияләренең оригиналь реконструктив ысулларын тәкъдим итә. Илебездә нефрологиягә нигез салучыларның берсе С.С.Зимницкий бөерләрне тикшерүнең функциональ ысулларын эшли. А.В.Вишневский тарафыннан уролитиазны дәвалаганда киң кулланылыш тапкан новокаин блокадасы тәкъдим ителә.

1930 еллар башыннан Татарстан халкына урологик ярдәм күрсәтүне оештыру хирург-онколог Ю.А.Ратнер исеме белән бәйле. 1932 елда аның башлангычында (Н.Х.Ситдыйков белән берлектә) Казан ГИДУВының хирургия клиникасында сидек-җенес системасы әгъзаларында авыру булган пациентларны амбулатор кабул итү оештырыла, 1937 елда 2 нче поликлиника каршында урология кабинеты ачыла.

Казан галимнәре С.М.Алексеев, И.Ф.Харитонов, В.С.Ефимов урология үсешенә зур өлеш кертә. 5 нче шәһәр клиник хастаханәсендә 1946 елдан урология, 1967 елдан нефрология бүлекләре эшли. 1960 елларда Республика клиник хастаханәсе каршында урология бүлеге һәм поликлиника хезмәте оештырыла. Казан шәһәре 6 нчы клиник хастаханәсе базасында 1965 елдан «Ясалма бөер» лабораториясе, 1973 елдан гомодиализ бүлеге, 1993 елдан Организмны бөердән башка чистарту үзәге эшли.

Урология кафедрасы 1953 елда Казан ГИДУВында (хәзер Казан медицина академиясе) ачыла, оештыручысы һәм мөдире — Н.Х.Ситдыйков, аннары А.А.Айдаров, В.Е.Кузьмина, В.С.Гыйрфанов, С.И.Белых, 1996 дан — Р.Х.Галиев. 1970 елда урология кафедрасы Казан медицина институтында оештырыла (мөдире Э.Н.Ситдыйков, 1996 елдан М.Э.Ситдыйкова).

1984 елда Казан медицина институтының урология кафедрасы өчен 7 катлы махсус бина төзелеп кулланышка тапшырыла (хәзер шәһәр урология үзәге). Чаллы, Зеленодольск, Чистай, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә Үзәк район хастаханәләре каршында урология бүлекләре ачыла. ТР урологларының төп фәнни эшчәнлек юнәлешләрен эндоурология, сидек куыгындагы яман шешләргә, ялкынсынуларга, мәни бизе авыруларына диагноз кую һәм дәвалау, бөер ташы авыруын комплекслы дәвалау, реконструктив пластика, балалар урологиясе тәшкил итә.

Казан медицина институтының урология кафедрасында 1996 елдан гамәли урологиянең актуаль мәсьәләләренә караган тикшеренүләр алып барыла; 6 монография нәшер ителә, уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы алына. Казан медицина академиясе составындагы урология һәм нефрология кафедрасының төп фәнни юнәлешен дәвалау практикасына сидек-җенес системасы әгъзаларына әгъзаны башка төр әгъза белән алыштыру һәм реконструктив операцияләр ясауны кертү (бөер күчереп утырту, сидек каналын алыштыру һ.б.) тәшкил итә. Бөер артерияләре авырулары, сидек куыгы дисфункцияләре, сидек куыгы шешләре һәм башка төр урологик авырулары булган пациентларга ярдәм күрсәтелә.

ТРда балалар урологиясе 1935 елда Казан медицина институтының факультет хирургиясе клиникасы базасында балалар хирургиясе кафедрасы ачылу белән бәйле рәвештә үсеш ала. Казандагы 15 нче хастаханәдә (1974), Республика балалар клиник хастаханәсендә (1977) һәм республиканың башка шәһәр хастаханәләрендә балалар урологиясе бүлекләре ачыла.

М.Р.Рокицкий һәм А.Ә.Ахунҗанов 1977–1978 елларда Казанда балалар уронефрологиясе хезмәте структурасын төзиләр; әлеге хезмәт СССР ВДНХсында күрсәтелә (1987), күргәзмәнең 1 көмеш, 3 бронза медаленә лаек була һәм Диплом белән бүләкләнә.

ТРның баш балалар хирургы, Казан медицина университетының балалар хирургиясе курсы мөдире А.Ә Ахунҗанов тарафыннан балалар урологик авыруларына диагноз кую һәм хирургик юл белән дәвалауның 15 өр-яңа ысулы эшләнә. Ул сидек бүлеп чыгару әгъзаларының обструктив авыруларына һәм тумыштан булган үсеш аномалияләренә диагноз кую һәм хирургик юл белән дәвалау буенча тикшеренүләр алып бара, бөер күчереп утырту һәм хроник бөер җитешсезлеге очракларында экстракорпораль детоксикацион терапия ысулларын эшли.

Татарстанда 1967 елда Урологлар һәм нефрологлар фәнни җәмгыяте оеша.

Әдәбият

История отечественной урологии, М., 2007; 

Актуальные вопросы урологии: Материалы юбилейной науч.-практ. конф. К., 2009; 

Ахунзянов А.А. Детская хирургия и урология в Казани: Этапы становления. М., 2009.

Автор — М.Э.Ситдыйкова, Р.Х.Галиев