1989 елның 14 августында ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән оеша.

ВИЧ-инфекцияле һәм СПИД-ассоциацияле авыруларга югары квалификацияле махсус консультатив-диагностик һәм дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының оештыру-методик үзәге булып тора, республика территориясендә ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш системасына җитәкчелек итә (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә комплекслы рәвештә профилактика чаралары оештыра, Сәламәтлек саклау министрлыгы учреждениеләренең гигиена тәрбиясе бирү буенча алып барган эшчәнлеген координацияли).

СПИД үзәгендә үз эченә ультратавыш ярдәмендә тикшерү кабинетын, серология, вирусология, клиник иммунология, гомуми клиник диагностика, молекуляр-биологик тикшеренүләр, микробиология лабораторияләрен, эпидемиология, профилактика, ВИЧ-инфекция йөртүчеләрне медицина-социаль реабилитацияләү, медицина ярдәменең сыйфатын тикшерү бүлекләрен, «Ана һәм бала» үзәген эченә алган поликлиника эшли.

Поликлиникада ел саен 40 меңләп кеше дәвалана. 2009 елдан СПИД үзәген модернизацияләү буенча актив чаралар күрелә, 2 яңа лаборатория сафка баса. Республика күләмендә 33 лаборатория исәпләнә, аларда елына тулаем 3 миллионнан артык анализ ясала.

СПИД үзәгендә, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге филиалларны да кертеп, 300 дән артык белгеч-табиб: инфекционистлар, эпидемиологлар, дерматовенерологлар, психологлар, психотерапевтлар, педиатрлар, иммунологлар, акушер-гинекологлар, социаль эш белгечләре һәм юрисконсульт эшли.

Татарстан Республикасында «AIDSNET» мәгълүмат системасы аша ВИЧ-инфекция мониторингы алып барыла, бу республикада ВИЧ-инфекциягә бәйле халәтне он-лайн режимында анализлау һәм оператив рәвештә чара күрү мөмкинлеге бирә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 80 учреждениесеннән 80 кулланучыны уртак челтәр берләштерә.

СПИД үзәге авыруларны дәвалауның яңа ысулларын һәм технологияләрен гамәлгә кертә. 2008 елдан «Фиброскан» аппараты ярдәмендә бавыр фиброзы дәрәҗәсен инвазив булмаган юл белән ачыклау буенча уникаль алым кулланыла. 2011 елда туберкулезны башлангыч чорында ачыклау методикасы эшләнә (Россия Федерациясе буенча уйлап табулар Дәүләт реестрында 2431675 нче патент итеп теркәлә); вируска каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген дару резистентлыгы аша ачыклау ысулы гамәлгә кертелә.

Үзәктә Татарстан Республикасының медицина кадрлары өчен ВИЧ-инфекция белән бәйле темаларга (диагноз кую, авыруны дәвалау һәм кисәтү) укулар оештырыла.

Республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре, табибләр һәм Җәзалар үтәтү федераль хезмәте учреждениеләре хезмәткәрләре өчен методик көннәр, семинар-киңәшмәләр үткәрелә. Үзәк ел саен ВИЧ-инфекцияне өйрәнүгә багышланган материаллар, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең норматив документлары тупланган җыентыклар әзерләп чыгара, полиграфик продукция бастыра. Халыкның махсус төркемен тәшкил итүчеләрнең хәбәрдарлыгын күтәрү концепциясе кысаларында 12 видеоролик әзерләнә һәм алар республиканың барлык территориясендә күрсәтелә.

2006 елдан СПИД үзәге республика күләмендә әһәмияткә ия «Сәламәтлек» милли проектының «ВИЧ-инфекция, В һәм С гепатитларын кисәтү, ВИЧ авыруы очракларын ачыклау һәм авыруларны дәвалау» өлешен тормышка ашыру юнәлешендә эш алып бара.

1987 елдан 2014 елга кадәр Татарстан Республикасында 16723 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлә (100 мең кешегә – 428,4; Россия Федерациясендә – 515,2), 10508 кеше диспансер күзәтүендә тора. Исәптә торучыларның 36% ына карата вируска каршы актив дәвалау чаралары күрелә, әлеге төркемдәгеләр, дәвалау беркетмәләре нигезендә, югары технологияле тикшерү ысуллары һәм дәвалау чаралары белән тулысынча тәэмин ителә.

Халыкара хезмәт оешмасы белән берлектә, СПИД үзәге эш урыннарында ВИЧ/СПИД профилактикасы, ВИЧ-инфекцияле хезмәткәрләргә карата дискриминация очракларын кисәтү, ВИЧ-инфекция проблемасы булган гаиләләрдә ана һәм бала сәламәтлеге белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү чараларын күрә.

Республикада СПИД үзәге баш табибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция таралуны кисәтү белән шөгыльләнүче оешмалар һәм хезмәтләр эшчәнлеген координацияләүче Оешмаара СПИДка каршы көрәш комиссиясенең җаваплы секретаре вазифасын да башкара.

Баш табиб: Н.И.Галиуллин (2009 елдан).

Автор – Н.И.Галиуллин