Эчтәлек

1992 елда оештырыла, 2000 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина-социаль тикшеренүләр һәм сәламәтлек саклау икътисады үзәге составында (җитәкчесе С.В.Мальцев).

Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: хәзерге гаиләнең медицина-социаль проблемаларын өйрәнү, Татарстанның авыл һәм шәһәр районнарында яшүсмерләр сәламәтлеге торышы, хатын-кызлар һәм балаларда төрле авырулар вакытында экологик фактор буларак микроэлементлар алмашынуы; гаиләле парларның бала тудыру функцияләре авыруларын ачыклау һәм аларны дәвалау; хатын-кызларда, яңа туган балаларда һәм кече яшьтәге балаларда  сексуаль-трансмиссив инфекцияләрне диагностикалау; реабилитация комплексларын эшләү.

Үзәк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре: булачак аналарның сәламәтлеген саклау, фето-инфантиль (яралгы-кече яшьтәге балалар) һәм репродуктив югалтуларны кисәтү, перинаталь ярдәм, махсуслаштырылган ярдәм күрсәтүне үстерү, вакцина белән профилактикалау, мәктәп укучыларының, шул исәптән яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау, тышкы сәбәпләр аркасында балалар үлемен булдырмау, гаиләгә психологик ярдәм, үз-үзе тотышының үзен юкка чыгара торган формаларын кисәтү.

2007 елда ТР да эшләгән оешмалар: Балалар республика клиник хастаханәсе,16 балалар хастаханәсе, 14 балалар тернәкләндерү үзәге, 29 балалар поликлиникасы, 9 бала тудыру йорты, 3 балалар йорты, 11 балалар шифаханәсе.

Шулай ук кара: Республика балаларклиник хастаханәсе, Балалар шифаханәләре.

Әдәбият

Макаров Ю.В., Макарова Г.А., Еникеева Р.И. К истории становления педиатрической службы в Казани // Казанский медицинский журнал. 1967. № 5.

Мальцев С.В. Охрана здоровья матери и ребенка в Республике Татарстан // Казанский медицинский журнал. 2003. № 1.

Авторы – Д.Р.Нуретдинова