1948 елда Республика дәвалау-физкультура үзәге буларак нигезләнә, 1951 елда Республика дәвалау-физкультура диспансеры итеп үзгәртелә, 1991 елда Санитар агарту йорты белән Республика профилактикасы үзәгенә берләштерелә, 2020 елдан хәзерге исемдә.

Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләрендә медицина профилактикасы хезмәте шәһәр сәламәтлек үзәкләреннән гыйбарәт.

Республика үзәгендә республика җыелма командаларының якынча 10400 спортчысы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары теркәлгән.  Республика үзәгенең медицина профилактикасы бурычлары: халыкның сәламәт яшәү рәвешен оештыру, травматизмны, төрле авыруларның килеп чыгуын һәм өзлегүләрнең таралуын кисәтү, республика профессиональ төркемнәре спортчыларының сәламәтлеге торышын профилактик күзәтү, нормадан читкә чыгуларны анализлау, сәламәтлекне торгызу буенча чаралар уздыру.

Ел саен үзәктә якынча 200 белгеч стажировка үтә: дәвалау физкультурасы, спорт медицинасы табиблары һәм реабилитологлар, массажистлар, дәвалау физкультурасы инструкторлары; семинарлар, шул исәптән дәвалау-профилактика учреждениеләре табиблары өчен, даими эшләүче курслар үткәрелә. Мөстәкыйль шөгыльләнү өчен дәвалау гимнастикасы методикасы эшләнгән.

Эшләр Казан медицина академиясе, Казан медицина һәм педагогия университетлары, Казан медицина көллияте кафедралары белән бергә алып барыла.

Үзәк хезмәткәрләре дәвалау-профилактика учреждениеләре өчен мәгълүмати материаллар әзерлиләр, медицина-гигиена белемнәрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар; төрле акцияләр, күргәзмәләр, конкурслар. конференцияләр уздыралар; методик әдәбият бастырып чыгаралар, уку-укыту фильмнары булдыралар.

2023 елда ТР Республика җәмгыять сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге стуктурасына 3 бүлек һәм 1 төбәк, 18 шәһәр, шул исәптән 5 балалар сәламәтлек үзәге керә.

Республика үзәгендә 100 дән артык хезмәткәр (36 табиб, 23 кече медицина персоналы) эшли, алар ел саен якынча 1 мең кешегә хезмәт күрсәтә.

ТР да профилактика хезмәтен оештыруга һәм үстерүгә табиблар – В.М.Протасов, Т.К.Шулешкина, Н.Г.Низаметдинова, Ф.Х.Фаткуллин, Э.И.Әүхәдиев, В.Х.Даловский, Т.В.Филиппова, Р.А.Нурмухамедова һәм башкалар зур өлеш кертәләр.

Үзәкнең җитәкчеләре: Т.К.Шулешкина (1948–1979), Н.Г.Низаметдинова (1979–1993), Р.В.Таҗиев (1993–2010), Р.С.Садыкова (2010 елдан).

Авторлар – Р.В.Таҗиев, Р.Р.Камалова