Эчтәлек

Россиядәге иң өлкән психиатрия учреждениесе. 1869 елның 1 июлендә Казан округ акыл зәгыйфьлеге авырулары йорты (Эчке эшләр министрлыгының Казан округы психиатрия дәваханәсе; 200 ятак-урын, 1917 елга ятак-урыннар 1 меңгә җитә) буларак ачыла. Казан, Түбән Новгород, Вятка, Пенза, Самара, Саратов һәм Сембер губерналарында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә. 1917 елдан — Казан психиатрия хастаханәсе; 1934 елдан — РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты; 1946 елдан — СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы, 1957 елдан — ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында; 2007 елдан хәзерге исемдә.

Дәваханә алдына башлангыч һәм кискен формадагы психик авыру очракларында авыруларны дәвалау, акылдан язуның клиник яктан шикле очракларын өйрәнү, суд-психиатрия экспертизасы уздыру бурычы куела. Беренче директоры — А.У.Фрезе, бер үк вакытта Казан университетының дәваханә базасында эшләүче психиатрия кафедра мөдире. Кафедрада аны психиатриянең анатомик-физиологик юнәлеше тарафдары В.М.Бехтерев (1885–1893) алыштыра.

Дәваханәдә Россиядә беренче психофизиологик лаборатория ачыла, анда арка һәм баш миенең үткәрү каналларын, нерв системасының физиологик функцияләрен өйрәнү буенча тикшеренүләр алып барыла. 1885 елда Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан «Казан округ психиатрия дәваханәсендә акыл зәгыйфьлеге авырулары госпиталь клиникасын гамәлгә кую кагыйдәләре» («Правила для устройства госпитальной клиники душевных болезней в Казанской окружной психиатрической лечебнице») раслана. Дәваханәнең фәнни консультанты вазифасын психозлар барлыкка килүдә «тышкы агентлар» һәм инфекцияләр ролен өйрәнүче Н.М.Попов (1894–1903 елларда Казан университетының психиатрия кафедрасы мөдире) башкара; ул психик авырулар клиникасын паталогик-анатомик нигезгә куярга омтыла. Дәваханә һәм кафедра озак еллар буена табиб-психиатрлар әзерләү һәм аларның белемен күтәрү үзәге булып тора; кафедра галимнәре йогышлы психоз, эпилепсия, прогрессив паралич проблемаларын өйрәнү буенча тикшеренүләр уздыралар. 1911 елда дәваханә Дрезден шәһәрендә (Германия) узган халыкара гигиена күргәзмәсендә катнашып, почётлы дипломга лаек була һәм Россиянең иң яхшы психиатрия учреждениесе дип табыла.

1930–1940 елларда хастаханәдә дәвалау-диагностика бүлекләре ачыла, клиник лаборатория торгызыла, табиб-дежурантлар эше оештырыла. Т.И.Юдин психиатрия ярдәмен яңа нигезгә куя: тәрбия-күзәтчелек психиатриясе урынына дәвалау психиатриясе гамәлгә керә. С.В.Курашов хастаханәнең психиатрия хезмәтен тамырдан үзгәртә: балалар бүлеге, хирургия блогы, рентген кабинеты булдырыла, лабораторияләр эше җайга салына, дәвалау туклануы, хезмәт терапиясе кертелә, авыруларга хастаханәдән тыш ярдәм (поликлиникада тикшерү) күрсәтелә башлый; балалар психопатологиясе һәм инфекцион психоз мәсьәләләре өйрәнелә.

Бөек Ватан сугышы елларында хастаханә җирлегендә эвакуацияләнгән фәнни-тикшеренү институтлары эшли, хезмәткәрләр арасында профессорлар Р.Я.Голант, Н.Е.Сухарева, О.В.Кербиков, Д.Д.Федотов һәм башка галим-психиатрлар була.

М.И.Грачёв (1966 елдан баш табиб) җитәкчелегендә хастаханәдән тыш психиатрия ярдәме челтәре оештырыла, республика районнарында психиатрия кабинетлары булдырыла. 1973 елда хастаханә җирлегендә Казан ГИДУВының 1937–1957 елларда эшләгән психиатрия кафедрасы кабат торгызыла (мөдире Д.Г.Еникиев). Кафедрада психик авыруларны инсулин комасы һәм психотроп препаратлар белән дәвалау мәсьәләләре тикшерелә. Неврозлы авырулар һәм авыру чиге халәтендәгеләрне дәвалау бүлеге, хатын-кызлар өчен гериартрия бүлеге ачыла. 1977 елда наркология хезмәте Республика наркология диспансеры буларак аерылып чыга. 1990 елларда ятак-урыннар саны 2,6 меңгә җитә, яңа бүлекләр: фтизиатрия, хирургия, йогышлы авырулар, физиотерапия, соматик бүлек барлыкка килә; авыруларны тикшерү һәм дәвалауның заманча ысуллары һәм 2005 елдан яңа төр хезмәтләр: беренче психотик эпизод, психиатрия эндокринологиясе, «Сердәш» медицина-психология хезмәтләре гамәлгә кертелә.

Республика психиатрия клиник хастаханәсе Казан медицина академиясе (психотерапия һәм наркология, клиник фармакология һәм фармакотерапия, психиатрия һәм мәхкәмә-психиатрия экспертизасы кафедралары) һәм Казан медицина университетының (наркология курсы белән психиатрия, педагогика курсы белән медицина психологиясе һәм гомуми психология кафедралары) өчен клиник база булып хезмәт итә. Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләрендә хастаханәнең филиаллары (психоневрология диспансерлары) бар. Хастаханә 30 дәвалау-психиатрия бүлеген берләштерә; ятак фонды 2,9 мең урын тәшкил итә, көндезге стационар 533 кешегә исәпләнгән. Республика психиатрия клиник хастаханәсендә 1500 дән артык кеше: 250 дән артык табиб (шул исәптән 2 медицина фәннәре докторы, 16 медицина фән кандидаты; 1 — РФнең, 10 ТРның атказанган табибе), 550 — урта, 500 дән артык кече медицина хезмәткәре эшли.

1966 елдан «Актуальные вопросы социальной и судебной психиатрии, психотерапии и клинической психологии» җыентыгы нәшер ителә.

Хастаханәнең төрле еллардагы җитәкчеләре: А.У.Фрезе (1869–1884), Л.В.Рогозин (1884–1888), Я.А.Боткин (1889–1892), В.П.Кузнецов (1892–1896), В.И.Левчаткин (1897–1914), Т.И.Юдин (1924–1932), Я.М.Жуховицкий (1934–1936), С.В.Курашов (1936–1941), Г.Г.Каранович (1941–1942), Т.Н.Суворова (1942–1945, 1956–1966), Г.Е.Швидлер (1945–1948), А.М.Кравцов (1949–1955), М.И.Грачёв (1966–1981), Н.С.Макарчиков (1981–1999), Ф.Ф.Гатин (1999–2010), Ф.Г.Җиһаншин (2010–2021), И.А. Әхмәтҗанов (2021 елдан)

Әдәбият

Республиканская психиатрическая больница // Здравоохранение Республики Татарстан. К., 2000.                              

Автор — Т.А.Малыгина