Эчтәлек

1922 елда Казанда Трахоматоз институты буларак ачыла (1933 елдан Е.А.Адамюк исемендәге), 1956 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика трахоматоз диспансеры, 1964 елдан — хәзерге исемдә.

1922 елда институт составына оештыру-методик үзәк, эксперт-биологик һәм патологик анатомия лабораторияләре керә. Институт Татарстан, Мари, Чуаш, Мордва республикаларында трахомага каршы көрәш алып бара.

1960 еллар уртасына ТАССРда трахома авыруын бетерүгә ирешелә. 1970 елда хастаханәнең 50 ятак-урынлы хирургия корпусы төзелә, 2007 елда микрохирургия корпусы сафка баса.

Республика күз авырулары хастаханәсе республикада офтальмология хезмәте күрсәтүче төп учреждение булып тора. Ул поликлиника, ашыгыч ярдәм бүлекләрен, 3 микрохирургия бүлеген; ультратавыш ярдәмендә диагноз кую, электр тогы һәм лазер нурлары ярдәмендә дәвалау, энә терапиясе, лазер офтальмохирургиясе, күз протезы, глаукома, комплекслы амбулатор дәвалау кабинетларын берләштерә.

Хастаханәдә медицина фәннәре кандидатлары, югары һәм 1 нче категорияле табибләр, 50 дән артык урта медицина персоналы эшли.

Республика күз авырулары хастаханәсе җитәкчелегендә глаукома белән авыручыларны ачыклау буенча республика программасы тормышка ашырыла, күз авыруларын кисәтү чаралары күрелә, тәүлек әйләнәсе эшләүче ашыгыч офтальмологик ярдәм хезмәте (елга 18 мең чакыру, барлык төр күз авыруларын дәвалаучы 250 ятак-урынлы стационар бар. Ел саен 25 меңләп кешегә консультация бирелә, 10 меңнән артык операция (шул исәптән интраокуляр линзалар имплантациясе белән катаракта экстракциясе), лазер операцияләре ясала.

1933–1937 елларда «Вопросы трахомы» журналы нәшер ителә.

Баш табибләр: Ю.П.Прищенко (1958–1976), Ю.А.Расчёсков (1976–2002), А.Н.Әмиров (2002–2018), Д.К.Хөсәинова (2018 елдан).

Әдәбият

Здравоохранению Республики Татарстан 75 лет. К., 1996.

Авторлар — А.Н.Әмиров, Р.Г.Исхакова