1945 елда Казан шәһәренең 3 нче клиник хастаханәсе базасында стационар (25 ятак-урын) буларак ачыла.

1982 елда 7 катлы корпус салына (ятак-урын саны 300 гә җитә). 1990 елда ультратавыш ярдәмендә диагноз кую, магнит-резонанс томографиясе бүлекләре ачыла; 1990 елдан поликлиникада беркетелгән контингентка медицина ярдәме һәм республиканың башка медицина учреждениеләрендә дәваланучы авыруларга консультатив ярдәм күрсәтүче 2 бүлек эшли. 1994 елда компьютер-рентген томографиясе, ангиография, 1995 елда – эндоскопик хирургия бүлекләре булдырыла.

Хастаханә составында көнгә 20 белгечлек буенча 500 кеше кабул итүче поликлиника; 305 ятак-урынлы стационар; операция блогы булган реанимация бүлеге; спелеокамерасы һәм психоэмоциональ халәтне көйләү бүлмәсе булган энә терапиясе кабинеты бар.

Хастаханәдә коронография, коронар һәм йокы артерияләре ангиопластикасы, стенирлау, интракоронар тромболизис, баш миендәге кан тамырлары аневризмасы һәм аналык миомасы очракларында аналык артерияләре эмболизациясе эшләнә.

2003 елда компьютер рентген томографы, 2004 елда өч үлчәмле сурәт тудыручы ультратавыш аппараты, 2005 елда хәзерге чор магнит-резонанс томографиясендә гамәлдә булган күпчелек ысулларны куллану мөмкинлегенә ия куәтле магнит-резонанс томографы урнаштырыла. Биредә шулай ук төнге йокыга полисомнографик тикшерү уздырыла.

РКБ №2 табибләре тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына кичекмәстән диагноз кую һәм дәвалау, көчле миокард инфарктын аз инвазияле технологияләр кулланып дәвалау; баш миенең кан тамырлары җитешсезлеге, таркау склероз һ.б. мускул зәгыйфьлегенә китерүче авыруларга кичекмәстән диагноз кую һәм дәвалау; ашказаны-эчәк тракты авыруларына, шул исәптән ашказаны һәм эчәклектәге шешләргә кичекмәстән диагноз кую һәм дәвалау; аналыктагы яман булмаган шешләрне дәвалаганда аз инвазияле технологияләр куллану һ.б. темаларга фәнни тикшеренүләр алып барыла.

Хастаханә Казан медицина академиясенең 5 кафедрасы өчен база булып тора.

Хастаханәдә ел саен 300 мең пациент дәвалана. 2016 елга биредә 1850 дән артык хезмәткәр исәпләнә (4 медицина фәннәре докторы, 15 медицина фәннәре кандидаты), 893 урта һәм кече медицина персоналы эшли.

19 кеше – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибе һәм 1 кеше Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

2016 елдан – Казан университеты клиникасы составында.

Баш табибләр: Н.И.Чугунов (1959–86), И.В.Клюшкин (1986–94), Р.Җ.Абашев (1995–2011), А.Р.Абашев (2012 дән).

Авторлар – Р.Җ.Абашев, Ф.Ф.Нуриева