РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының табибләрне дипломнан соң әзерләүнең иң эре медицина үзәкләренең берсе.

Оешуы

1920 елда Татарстан Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Казан клиник институты буларак оештырыла, 1925 елдан В.И.Ленин исемендәге дәүләт табибләр белемен камилләштерү институты (ГИДУВ), 1995 елдан Казан дәүләт медицина академиясе — Идел буе федераль округының сәламәтлек саклау белгечләре өчен вуздан соң һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча төп учреждениесе.

Төп эшчәнлеге: дипломнан соң белем бирү, табибләрнең квалификациясен күтәрү, медицинаның алдынгы юнәлешләре өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр үткәрү.

1920 елда Казан губерна башкарма комитеты Табибләр белемен камилләштерү клиник институты булдыру проектын раслый (Петроград институтыннан соң икенче).

Проектның авторлары һәм башлап йөрүчеләре — В.И.Иорданский, Р.А.Лурия.

Институтның үзәген аның төп клиникалары:

  • рентгент кабинеты һәм үзәк клиник лабораториясе булган эчке авырулар клиникасы (мөдире — Р.А.Лурия),
  • нерв авырулары (кафедра һәм клиника мөдире — А.В.Фаворский),
  • ортопедия һәм травматология (мөдире — М.О.Фридланд),
  • тире авырулары һәм венерик авырулар (кафедра һәм клиника мөдире — А.А.Хитрово, соңрак М.С.Пильнов),
  • акушерлык һәм хатын-кыз авырулары (мөдире — А.И.Тимофеев),
  • борын, тамак һәм колак авырулары (мөдире — М.А.Чалусов) клиникалары тәшкил итә.

1921 елда институтка су-ләм белән дәвалау бүлекләре, электр-яктылык белән дәвалау кабинетлары булган Физиологик ысуллар белән дәвалау клиникасы (мөдире — Г.А.Клячкин) һәм Балалар авырулары клиникасы (мөдире — Е.М.Лепский) кушылалар.

Институт директоры итеп медицина докторы Р.А.Лурия, идарә әгъзалары итеп профессорлар В.П.Первушин, Е.М.Лепский һәм Ф.Г.Мөхәммәдъяров (Татарстан Сәламәтлек саклау халык комиссариаты вәкиле) сайланалар.

Биналары

Губерна башкарма комитеты һәм республика сәламәтлек саклау органнары карары белән 1920–1922 елларда институтка берничә бина тапшырыла:

  • Зур Кызыл урамында Кызыл Хач шәфкать туташлары җәмгыяте хастаханәсе лазареты,
  • хәзерге Мөштәри урамында Җир банкы бинасы,
  • Зур Кызыл урамында сәүдәгәр Оконишников утары һәм
  • Бутлеров урамында Е.В.Адамюк исемендәге Трахома институты өчен дәүләт фондына алынган бина.

1920-1930 еллар

1920 елда Казан клиника институтында шәфкать туташлары мәктәбе ачыла. Клиникаларда укыту, фәнни-тикшеренү һәм дәвалау эше алып барыла. Институтның беренче этапта үтәгән бурычлары:

  • Казан хастаханәләрендә дәвалау-госпитальләр эшен яхшырту,
  • шәфкать туташлары мәктәпләре эшчәнлеге өчен шартлар тудыру,
  • Казан губернасы, Идел, Кама буе табибләре өчен курслар оештыру.

1921 елда институтка клиника статусы бирелә. Институтны танытуда галимнәрдән А.Ф.Агафонов, В.А.Гусынин, Г.Н.Бадюл, Т.Д.Эпштейн, М.И.Мастбаум, И.И.Русецкий, Р.И.Лепская, А.Н.Мурзин, Я.Д.Печников, Л.М.Рахлин, Ю.А.Ратнер, Н.Е.Сидоров һ.б. актив катнашалар.

1922 елда хирургия (мөдире — В.Л.Боголюбов), күз авырулары клиникалары һәм Е.В.Адамюк исемендәге Трахома институты (кафедра мөдире һәм директоры — А.Г.Агабабов); топографик анатомия белән оператив хирургия (мөдире — В.А.Гусынин), патология (мөдире — К.Г.Боль), бактериология (мөдире — М.П.Тушнов) кафедралары оештырыла.

Фәнни китапханә ачыла (оештыручылары — табибләр Н.А.Бухалов һәм Е.А.Кривин).

Шул рәвешчә, институт 440 урынлы матди базасы булган 14 клиник һәм теоретик кафедрадан тора.

1923 елда Казан клиника институты РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының фәнни учреждениеләре исәбенә кертелә һәм РСФСР бюджетына күчерелә.

1920–1930 елларда оештырылган кафедралар:

  • йогышлы авырулар (мөдире — С.С.Зимницкий, 1924–1928),
  • берләштерелгән социаль һәм эксперименталь гигиена (мөдире — М.А.Дыхно),
  • рентгенология (мөдире — Р.Я.Гасуль),
  • туберкулёз (Туберкулёз институты нигезендә, мөдире — М.И.Мастбаум);
  • ашыгыч ярдәм һәм хәрби-кыр хирургиясе клиникасы (мөдире — В.А.Гусынин).

1920–1921 елларда республиканың Сәламәтлек саклау халык комиссариаты юлламасы белән институтта 22 хәрби табиб (Казан университетын тәмамлаучылар) укый башлый. Белем күтәрү һәм аерым белгечлеккә махсуслашу эше, башлыча, ординаторлар һәм экстерн тәртибендә укучы табибләр аудиториясендә алып барыла (бер уку елында 52 ординатор һәм 200 дән артык экстерн укытыла).

1922–1930 елларда үз эченә табиблек эшчәнлеге алымнарының бердәмлегенә нигезләнеп оештырылган киң комплекслы дисциплина-цикллар: хирургия, терапия, офтальмология белгечлеге буенча участок табибләре укытыла.

1930–1935 елларда табибләрне аерым белгечлеккә әзерләү табиб-белгеч профилендә алып барыла (2–5 айлык курслар). 1941 ел башына ГИДУВта Идел буе, Урал, Себер, Төньяк Кавказ һ.б. төбәкләрдәге республикалардан һәм өлкәләрдән 2 меңгә кадәр табиб укый. Авыллардагы табиб участокларын ныгыту өчен ГИДУВның профессор-укытучылары көче белән Татарстан, Чуаш, Удмурт, Мордва АССРларның төрле районнарында 12 филиал булдырыла, аларда укыту һәм консультация эше оештырыла.

Институт үзенең беренче көннәреннән үк югары фәнни-медицина учреждениесе буларак формалаша. 1920 еллардагы фәнни тикшеренүләр малярия, корсак тифы, висцераль сифилис клиникасы һәм эпидемиологиясе, ашказаны-эчәк тракты авырулары, авитаминозлар, алиментар дистрофия һ.б. актуаль мәсьәләләргә багышлана.

Институтның танылуы һәм үсеше, шулай ук зур фәнни юнәлешләр барлыкка килү талантлы клиницист-галимнәр: В.Л.Боголюбов, М.П.Тушнов, А.В.Фавор­ский, В.С.Груздев, С.С.Зимницкий, В.В.Чирковский, А.И.Тимофеев, А.Ф.Самойлов, М.С.Пильнов, И.П.Васильев, Н.К.Горяев, К.Г.Боль, Е.М.Леп­ский, И.Ф.Козлов, В.М.Аристовский, А.В.Вишневский, В.К.Трутнев, А.Г.Агабабов, В.Е.Адамюк, Т.И.Юдин, М.О.Фридланд, Р.И.Лепская һ.б. исемнәре белән бәйле.

Кардиологик тикшеренүләрдә йөрәктәге компенсатор күренешләр, электроэнтерография, электрокардио­графиянең аерым мәсьәләләре хәл ителә; клиник электрофизиология лабораториясе төзелә (М.А.Киселёв, Л.М.Рахлин, А.Ф.Самойлов, 1934).

Туберкулёзга каршы көрәш хезмәтен Татарстанда институт укытучылары П.А.Дезидерьев, М.И.Аксянцев, М.И.Мастбаум һ.б. җитәкли (1930 еллар).

Балалар клиникасында профессорлар Е.М.Лепский һәм Р.И.Леп­ская җитәкчелегендә матдәләр алмашы бозылуга бәйле авырулар өйрәнелә. Е.М.Лепский һәм аның шәкертләренең (М.Н.Лукъянчикова, Ф.Х.Басыйр, Р.М.Мамиш һ.б.) республикада балаларда рахит барлыкка килү сәбәпләрен һәм шартларын өйрәнү турындагы киң билгеле хезмәтләре языла.

Танылган невропатолог И.И.Русецкий хәрәкәт эшчәнлеге һәм вегетологиядәге тайпылышлар мәсьәләләрен өйрәнү буенча фәнни юнәлеш булдыра (1940 еллар).

Хирургия профилендәге төрле фәнни юнәлешләр үсешенә танылган хирурглар В.Л.Боголюбов, Ю.А.Ратнер, В.А.Гусынин, М.З.Сигал, Н.В.Соколов һ.б.ның хезмәтләре ярдәм итә.

Институтта акушер-гинеколог галимнәрнең фәнни тикшеренүләре өстенлекле урын алып тора. Кафедра хезмәткәрләре (мөдире — А.И.Тимофеев, 1920–1928) гинекологик авыруларны консерватив дәвалау һәм операцияләр ясауның яңа оригиналь ысулларын эшлиләр.

Клиникада беренче булып акушерлык һәм гинекологик операцияләр вакытында Вишневский ысулы белән тәннең аерым урынына анестезия гамәлгә ашырыла.

Илдә медицина үсешенә И.Ф.Козлова, И.В.Данилов, танылган акушер-гинеколог, СССР МФА академигы Л.С.Персианинов зур өлеш кертәләр.

В.В.Чирковский, А.Н.Мурзин һәм А.Г.Агабабов җитәкчелегендә офтальмология кафедрасы хезмәткәрләре Идел буенда таралган трахома авыруына диагноз кую, аны дәвалау, кисәтү буенча тикшеренүләр үткәрәләр; илдә беренче Трахома институты оештырыла, анда республикада бу инфекцияне бетерү юнәлешендә эш алып барыла.

1940 еллар

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән клиникаларда эвакогоспитальләр оештырыла. Хәрәкәттәге армия сафларына һәм тылдагы госпитальләргә институтның 267 хезмәткәре чакырыла,

Л.М.Рахлин, Н.Н.Спас­ский, М.И.Мастбаум, В.А.Гусынин, Л.И.Шулутко, Ю.А.Ратнер, М.Х.Фәйзуллин, В.Н.Помосов һ.б. фронт, армия, берләштерелгән госпитальләрдә баш белгечләр буларак эшлиләр.

Фронт һәм тыл госпитальләрендәге хезмәтләре өчен институтның 160 лап хезмәткәре орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы елларда институтның клиник базалары яңадан торгызыла. Фәнни тикшеренүләрдә сугыш чоры тәҗрибәсе белән баетылган яңа юнәлешләр барлыкка килә; медицина аппаратурасы эшләү һәм булдыруда яңа технологияләр үзләштерелә; авыруларны дәвалауда заманча әзерләнгән дару препаратлары кулланыла. Бу хәл яңа клиник кафедралар оештыруга, табибләрнең белемен камилләштерү һәм яңа белгечләр әзерләү өчен өстәмә уку цикллары, ш.у. төрле укыту формалары: күчмә цикллар, фәнни конференцияләр, семинарлар һ.б. куллануга китерә.

Хәзерге хәле

2010 елда Казан медицина академиясендә 3 факультетка — терапия, хирургия, медицина-профилактикасы факультетларына 40 кафедра берләштерелә; академия шулай ук үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясен, хастаханәләр аптекасын, клиникалар системасын (хәзерге 3 нче Республика клиник хастаханәсе) һәм клиник кафедраларны (14е — терапия, 14е — хирургия, 4се медицина профилактикасы факультетына карый), фәнни китапханәне (350 меңләп берәмлектән торган фонд) үз эченә ала.

Биредә һәр елда РФнең 8 меңнән артык табибе — терапия, хирургия, стоматология һәм медицина профилактикасы профилендәге барлык белгечлекләр буенча укый; һәр ел интернатурада, клиник ординатура һәм аспирантурада 200 дән артык белгеч әзерләнә.

Казан медицина академиясендә 6 белгечлек: нурлар белән диагноз кую һәм дәвалау, нерв авырулары, эчке авырулар, акушерлык һәм гинекология, хирургия, травматология һәм ортопедия буенча 2 махсус диссертация советы эшли.

Һәр елда 50 дән артык диссертация яклана.

Казан медицина академиясе штатында 300 дән артык укытучы-профессор, ш.и. 14 РФА академигы һәм мөхбир әгъзасы, РФ һәм ТРның 18 атказанган фән эшлеклесе, 30 атказанган табибе, 30 сәламәтлек саклау отличнигы, 70 тән артык фәннәр докторы, 187 фәннәр кандидаты исәпләнә.

Академиянең әйдәп баручы галимнәре (И.П.Арлеевский, Л.И.Анчикова, Д.К.Бәширова, Р.Ш.Вәлиев, А.Р.Гайнетдинов, В.Е.Григорьев, Г.А.Иваничев, С.В.Киселёв, С.В.Мальцев, М.К.Михайлов, И.Г.Низамов, Х.З.Гафаров, Р.Г.Сәйфетдинов, Р.М.Таҗиев, Р.Ш.Шәймәрданов һ.б.) республика табибләренең фәнни җәмгыятьләрен җитәклиләр, Бөтенроссия фәнни җәмгыяте идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе, шәһәр санитария-эпидемиология күзәтчелеге комитеты, халыкара оешмалар әгъзалары булып торалар, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының аттестация комиссиясе һәм эксперт советларында эшлиләр (институтның 10 нан артык әйдәп баручы белгече).

Дәвалау-консультация эше 20 махсус төбәкара һәм республика медицина үзәгендә үткәрелә. Казанның 60 дәвалау учреждениесендә (Казан медицина академиясе базалары) ел саен 15 меңнән артык операция ясала, 10 меңнән артык лаборатор-инструменталь тикшеренү башкарыла.

Академия базалары түбәндәге юнәлешләрдә фәнни-тикшеренү эшләре өчен файдаланыла:

  • ана һәм бала сәламәтлеген саклауның медицина-социаль факторлары;
  • яңа дару препаратлары эзләү һәм аларны сәламәтлек саклау өлкәсенә гамәлгә кертү;
  • диагноз кую һәм дәвалауның яңа ысулларын камилләштерү;
  • клиник иммунология һәм аллергология мәсьәләләре;
  • сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен дипломнан соң укытуның технологияләрен һәм оештыру-методик нигезләрен камилләштерү.

Казан медицина академиясе хезмәткәрләре З.Ш.Гыйләҗетдинова, Х.З.Гафаров, И.Е.Микусев, И.Г.Низамов һ.б. Дәүләт бүләкләренә лаек була.

Академиянең матди-техник нигезен ныгыту дәвам иттерелә. 1987 елда яңа укыту-лаборатория корпусы, 1996 да 1 мең урынлы клиник хастаханә комплексын тәэмин итүче хастаханәләр аптекасы сафка баса.

Төрле елларда җитәкче булып танылган фән эшлеклеләре: Р.А.Лурия, М.И.Аксянцев, А.Я.Плещицер, Б.С.Гинсбург, Д.Е.Потехин, И.Ф.Козлов, Г.И.Мөхәммәдъяров, И.В.Данилов, Х.З.Ахунҗанов, И.М.Рәхмәтуллин, М.Ш.Билалов, М.К.Михайлов, К.Ш.Зыятдинов, Р.Ш.Хәсәнов эшли. 

Әдәбият

Государственный институт для усовершен­ствования врачей. 1920–25. К., 1925;

Казанский ГИДУВ им. В.И.Ленина. К., 1990;

Казанская государственная медицинская академия. 1920–1995. К., 1997.                                                           

Автор М.К.Михайлов