Эчтәлек

1885 елда Казан округының «Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы Мәрьям Ана» рухына аталган хастаханә (хәзерге Республика психиатрия хастаханәсе) каршында акылга зәгыйфь авыруларны дәвалау клиникасы оештырыла (мөдире — проф. В.М.Бехтерев).

Клиникада Россиядә беренче психоневрологик лаборатория ачыла; хәзерге чорда да бераз үзгәртелгән рәвештә медицинада кулланылышта булган гипноз ярдәмендә эчкечелек авыруын күмәк психик дәвалау эше башлана.

Психик авыруларны дәвалау клиникасы өчен яңа бина 1912 елда төзелә башлый. В.М.Бехтерев һәм В.П.Осипов проектлау, финанс һәм төзелеш мәсьәләләрен хәл итүдә катнашалар. Махсус дәвалау учреждениесе буларак, клиника бинасы проекты (архитектор И.И.Брюно) Берлин психиатрлар конгрессында (1911) алтын медальгә лаек була. Клиника 1914 елның июль аенда ачыла.

Беренче бөтендөнья сугышы башында клиникада госпиталь оештырыла; сугыштан соң — психик авырулар өчен клиника, шулай ук Казан университеты медицина факультетының психиатрия кафедрасы базасы була.

Казанда фәнни һәм гамәли психиатрия үсешендә яңа этап Т.И.Юдин (1904 елдан Округ психиатрия хастаханәсе директоры) эшчәнлеге белән  бәйле: психиатрик ярдәм эше үзгәртелә (тәрбияләү эше дәвалауга алмаштырыла), авыруларны тирәнтен өйрәнү һәм шул чор өчен алдынгы дәвалау ысуллары кулланылган дәвалау-диагноз кую бүлекләре оештырыла. Хастаханә гамәлендә элек кулланылган ирексезләү чаралары, дуамал авыруларны ябып кую бетерелә.

Медицина хезмәткәрләре өчен яңа таләпләр (санитария белгечлеге минимумын, хезмәт иминлеге кагыйдәләрен белү) куела. ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика психиатрия хастаханәсе һәм психик авырулар өчен клиник хастаханә (психик авыруларның җиңел формалары һәм эчкечелек мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелгән психоневрологик санаторий буларак) арасында эшчәнлекләре буенча төгәл бүленеш булдырыла.

Авыруларны амбулатор кабул итү оештырыла, шәһәрнең балалар поликлиникаларында балалар стационарлары, психотерапия бүлекләре һәм кабинетлары ачыла.

1950–1960 елларда, психоневрология бүлеге буларак, ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе составына керә.

1960 елда зур үзгәрешләр үткәрелә, яңадан амбулатор психиатрия хезмәте булдырыла.

1984 елдан хастаханә психик авырулар өчен клиника буларак эшли; психиатриягә карамаган бүлекләр аерып чыгарыла; диспансер 250 урынлы итеп зурайтыла. Хастаханә хәзерге исеме белән  атала башлый (350 хезмәткәр).

Хастаханә карамагында 100 урынлы көндезге һәм төнге стационарлар, 100 урынлы дәвалау-хезмәт остаханәләре, сәнәгать предприятиеләрендә психик авырулар һәм инвалидлар өчен махсус цехлар ачыла.

1990 елларда Казан шәһәр психоневрология хастаханәсе  төп бинасына үзгәртеп кору һәм капиталь төзекләндерү үткәрелә.

2004 елда хастаханә үз эченә диспансер-поликлиника бүлеген, 455 урынлы көндезге стационар, шәһәр поликлиникаларында кабинетлар челтәре булган Шәһәр психотерапия үзәген, суицидологик ярдәм кабинетын ала, Казан медицина университетының психиатрия кафедрасы базасы булып тора. Табибләр һәм урта медицина хезмәткәрләр коллективы 500 кеше тәшкил итә.

Клиниканың төрле еллардагы баш табибләре: В.М.Бехтерев, В.П.Осипов, Т.И.Юдин, Н.А.Авдонина, В.И.Казаков, В.А.Евплов, Ф.Г.Җиһаншин (2010 елдан).

2007 елдан Казан шәһәр психоневрология хастаханәсе Республика психиатрия хастаханәсе составына кертелә.

Әдәбият

Осипов В.П. Клиника душевных заболеваний Казанского Императорского университета. К., 1914;

Болотовский И.С. Развитие научной психиатрии и состояние психиатрической помощи в г.Казани, бывшей Казанской губернии и Татарской АССР. К., 1966.

Автор – В.А.Евплов