Эчтәлек

1 нче гильдия сәүдәгәр Я.Ф.Шамов акчасына төзелә.

1908 елда Казан шәһәр думасы хастаханәнең 75 урынга исәпләнгән яңа бинасын төзү өчен Осокин урманында урын билгели. Модерн стилендә өч катлы Ш хәрефе сыман бина проектлана (арх. К.С.Олешкевич).

Думага хастаханә проектын университет профессоры Н.А.Горлен тәкъдим итә.

Я.Ф.Шамовның вафатыннан соң (1908 ел) төзелешне аның хатыны А.Х.Шамова дәвам иттерә.

Хастаханә тантаналы төстә 1910 елның 25 апрелендә ачыла. Хирургия, дәвалау, гинекология, күз бүлекләре шунда ук эшли башлый, лабораториясе, рентген кабинеты, даруханә, амбулатор кабул итү өчен кабинетлары була.

Хастаханәдә 10 табиб; 7 фельдшер, шәфкать туташлары эшли.

Хастаханә белән аның медицина буенча попечителе В.В.Владимиров җитәкчелек итә.

Дәвалау өчен Казан һәм Казан өязе кешеләре кабул ителә, амбулатория хезмәте бушлай, хастаханәдә дәвалану түләүле була.

1918 елдан ул Беренче шәһәр хастаханәсе дип йөртелә башлый.

Граҗданнар сугышы елларында биредә тимгелле тифтан дәвалау госпитале җәелдерелә.

Эшли башлавының беренче елларыннан ук хастаханәнең штатына галимнәр: профессор В.Л.Боголюбов, А.Н.Вишневский һәм башкалар кертелә.

1919 елда аның җирлегендә Казан университеты медицина факультетының дәвалау-госпиталь клиникасы (кафедра мөдире — С.С.Зимницкий) оештырыла.

1919 елда клиникага Ә.Б.Терегулов исеме бирелә.

1921 елдан хастаханә Казан университеты медицина факультетының клиник базасына әверелә. Биредә М.Н.Чебоксаров, Н.К.Горяев, Ә.Б.Терегулов, Н.В.Соколов, А.И.Бренинг, К.А.Доягин, Р.Г.Вяселев һәм башкалар эшлиләр.

1950 елларда клиник хастаханә җирлегендә 1 нче дәвалау-профилактика берләшмәсе төзелә, аның стационары 250 урынга исәпләнә, хирургия, дәвалау, туберкулёзны дәвалау бүлекләре була.

1971 елда дәвалау бүлеге җирлегендә медицина институтының госпиталь хирургиясе кафедрасы белән берлектә консультацияләр өчен гастроэнтерология кабинеты (мөдире — И.Г.Салихов) ачыла, соңрак ул гастроэнтерология үзәгенә әверелә. Биредә республикада беренче тапкыр фиброгастроскопия алымы (Т.Ф.Сафин, 1971 ел) гамәлгә кертелә.

1987 елда поликлиника бүлеге 2 нче шәһәр поликлиникасы итеп үзгәртелә (баш табибе — Ф.Я.Халитов).

Хастаханәдә планлы һәм кичектергесез хирургия, гастроэнтерология, ревматология, токсикология (агулану очракларын ашыгыч дәвалау өчен), интенсив терапия һәм реанимация, физиотерапия бүлекләре була. Токсикология бүлеге базасында республика һәм шәһәр токсикология үзәкләре, ревматология бүлеге базасында — шәһәр ревматология үзәге эшли, аларның эшчәнлегендә традицион алымнар белән бергә дәвалауның эфферент ысуллары — плазмофорез, гемодиализ, гемосорбция, ультрафиолет нурлар, канны магнит ярдәмендә эшкәртү һәм башкалар кулланыла.

Ел саен биредә 9 мең пациент дәвалана, 10 меңнән артык пациентка ашыгыч ярдәм күрсәтелә.

Хастаханәдә 300 дән артык медицина  хезмәткәре эшли.

2008 елның июнендә хастаханәнең эшчәнлеге аның бинасының торышы канәгатьләнмәслек булу сәбәпле туктатыла. 2011 елда «Шамовская больница» ҖЧҖ оештырыла, 2012 елда бетерелә.

Әдәбият

Халитов Ф.Я. История городской клинической больницы № 1 // Актуальные вопросы внутренних болезней. Казань, 2000.