Барлыкка килүе

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең барлыкка килүен 1881 елның 8 декабрь вакыйгасы белән бәйлиләр. Ул көнне Вена шәһәренең опера театрында зур янгын чыга, 479 кеше корбан була. Мондый зур хәлакәт табиб Я.Мундины Венада коткаручылар җәмгыятен оештыруга этәрә. Тиз арада көймә станциясе, янгын сүндерү һәм ашыгыч медицина ярдәме пунктлары булдырыла.

XIX гасыр азагында хәвеф-хәтәрләрдә яраланганнарга ярдәм күрсәтү нияте белән ашыгыч ярдәм күрсәтү оешмалары Варшава, Лодзь, Вильно, Киев, Одесса, Рига һәм Ауропаның башка шәһәрләрендә дә барлыкка киләләр. Венадагы җәмгыять исә табиблар өчен методик үзәк, белгечлек учагы булып тора.

1899 ел башында 5 ашыгыч медицина ярдәме станциясе Санкт-Петербургта эшли башлый. Һәрбер пункт икешәр пар атлы экипаж, 4 пар носилка һәм башка кирәк-яраклар белән җиһазланган була. Һәрберсендә икешәр санитар хезмәт күрсәтә. «Санитар арбасы»н чакырырга табиблар, полиция чиннары хокуклы булган.

Педиатрия бригадасы чакыруда. 1980 еллар

Неврология бригадасы. Табиб Ю.Юрко һәм фельдшер Т.Майорова эхоэнцефалографны көйлиләр. 1980 еллар

ХХ йөз башында

1902 елда медицина табибы П.М.Дмитриевский бертөркем фикердәшләре белән «халыкка ашыгыч ярдәм бирү» нияте нигезендә табиблар җәмгыятенең Уставын булдыру мәсьәләсе белән Казан управасына мөрәҗәгать итәләр. Тиздән 14 оештыручы-табиб шәһәр халкына, йортларга чакыртылып, төнге ашыгыч ярдәм хезмәтен күрсәтә башлый. Әмма 1905 ел тирәсендә бу матур башлангыч авырлыкларга, финанс кытлыгына дучар була һәм хезмәт күрсәтү туктатыла.

1907 елның август аенда табиб Р.А.Лурия хезмәттәшләре белән берлектә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен яңадан торгызырга кирәклек турында фикер җиткерә. Тик берничә ел узганнан соң гына, 1913 елның март аенда, Казанда яңа клуб бинасында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр бинасы) 9 кешедән торган комиссия-киңәшмә оештырыла. Оешманың төп максаты итеп ышанычлы һәм җитез рәвештә авыруларны хастаханәгә алып барып җиткерү куела.

1914 елның 11 гыйнварында Казан губерна шәһәр полициясе управасы белән берлектә Җәмгыятьнең Уставын раслау өчен махсус комиссия җыела. Комиссия әгъзалары арасында Апанаев, Александров, Манасеин кебек эре промышленниклар да була. Мәсьәлә яңача куела: ашыгыч ярдәм күрсәтү ышанычлы барсын өчен Җәмгыятнең башлангыч һәм әйләнгеч капиталы, фонды булырга тиеш. Җәмгыятьнең эшли башлавында меценатларның, иганәчеләрнең, хәйрия итүчеләрнең роле зур була. Мәсәлән, сәүдәгәр Шамов гаиләсе ашыгыч ярдәм каретасын сатып алуга 1000 сум акча хәйрия итә.

Шулай итеп, 1914 елның 11 гыйнварында Казанда ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү Җәмгыятенең уставы раслана. Җәмгыятьнең рәисе итеп табиб В.М.Дмитриевский сайлана. Устав нигезендә җәмгыять казанлыларны ашыгыч ярдәм белән тәэмин итәргә, шәһәрнең аерым нокталарында кизү оештырыга тиешле була.

Шул ук елның май аенда Рыбнорядская урамында урнашкан приказчиклар оешмасы йортында беренче «ашыгыч ярдәм» пункты ачыла, ә 21 июнь көнне тәүге тапкыр карета чакыру буенча китә. Җәй айларында төнге чакырулар 5–6 тирәсе була. Кареталарның йөреш географиясе Владимир урамыннан башлап 3 нче Тауга кадәр җәелә, хезмәт күрсәтү вакыты кичке уннан иртәнге җидегә кадәр билгеләнә.

1915 елда җәмгыятьнең рәисе итеп профессор Владислав Францевич Зальский сайлана. Беренче бөтендөнья сугышы барган мәлдә хезмәт күрсәтүче табибларның саны кими бара, ә 1916 елның азагына эш бөтенләй туктатыла – соңгы атлы экипаж фронтка озатыла. Телефон китапларында 765 ашыгыч ярдәм чакырту номеры истәлек булып кына кала.

Чехов урамындагы 1 номерлы подстанция. 1980 еллар

ПНБ-3 бригадасы ярдәмгә китәргә әзер. 1980 еллар

1920–1930 еллар

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң ашыгыч ярдәм күрсәтү системасы торгызылырга тиешлеге Р.А.Лурия тарафыннан кабат ассызыклана. 1919 елның 2 декабрендә Губерна бүлеге имзасы белән ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү станциясе кабат сафка баса, бу юлы Мәскәү урамы 52 йортта (Киров ур., 9). Торгызылган хезмәтнең беренчел максаты итеп тиф авыруы белән хасталанучыларны ташу теркәлә. Шәһәрнең кырый бистәләрен ашыгыч ярдәм белән тәэмин итү өчен Җиләк (Заречье) һәм Татар бистәләрендә өстәмә бүлекләр ачыла.

1922 елның октябрендә ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү станциясе мөстәкыйль оешма буларак бүленеп чыга. Оешма составында 3 табиб, 3 фельдшер, 1 санитар, 2 кучер эшли. Төп вазифа итеп кинәт авырып китүчеләргә, җәрәхәтләнүчеләргә ярдәм күрсәтү билгеләнә.

1930 еллар дәвамында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте үсештә була, ныгый: ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү ГИДУВта ачыла, авыруларны йөртер өчен автотранспорт, чакыртуларга барыр өчен мототранспорт җәлеп ителә башлый. 1930 елның 14 мартында ашыгыч ярдәм хезмәте Казан шәһәренең сәламәтлек саклау бүлеге канаты астына күчерелә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе каршында эвакуация бюросы оештырыла, 3 сменалы эш тәртибе кертелә, педиатрия хезмәте сафка баса (табиб-педиатр вазифасы өстәлә).

1938 елдан башлап кичектергесез ярдәм кертелә, табибларның саны 45 җитә, 27 автомашина ашыгыч ярдәм күрсәтә (шуларның җидесе тәүлек дәвамында). Шул ук елда ашыгыч ярдәмне чакырту тәртибе хакында Положение кабул ителә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән күпчелек табиблар армия сафларына басалар, медицина транспорты өлешчә фронтка җибәрелә, өлешчә предприятиләргә тапшырыла. Бу шартларда ашыгыч ярдәм күрсәтелә алмау сәбәпле кичектергесез ярдәм пунктлары шәһәр хастаханәләрендә ачыла.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең үзәк диспетчерлыгы. 1986

Сугыштан соңгы елларда

Сугыштан соңгы елларда ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен кабат торгызу эше башлана. 1955 елда станциядә инде 40 табиб, 250 урта медицина хезмәткәре эшли, ә 1958 елда диспетчерлык үзәге сафка баса. Шушы ук чорда һәркемгә таныш булган «03» бердәм чакырту номеры кертелә.

1959 елдан башлап дәвалау-тикшерү комиссиясе булдырыла, барлык «ашыгыч ярдәм» машиналары радиостанцияләр белән җиһазландырыла.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең санитар машиналары. 1986

Фельдшерлар киңәшмәсе. 1985

1960–1980 елларда

1960–1980 елларда шәһәр халкын ашыгыч ярдәм белән тәэмин итүнең сыйфатын һәм камиллеген күтәрү өстендә эшләр алып барыла: ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары ГИДУВта квалификацияләрен арттыралар, медицина хезмәткәрләрен аттестацияләү кертелә, техник әсбаплар яхшыртыла, ашыгыч ярдәм машиналары юлда өстенлек алу өчен сирена һәм ут сигналлары белән җиһазландырыла, 17.00–23.00 аралыгында «пик» бригадалары өстәлә.

Педиатрия махсус бригадасы. 2024

Психиатрия махсус бригадасы. 2024

Хәзерге этап

1993 елда миокард инфаркты белән авыручыларны дәвалау тәҗрибәсенә тромболитик терапия кертелә. Диспетчерлар һәм фельдшерлар өчен табибкача ярдәмнең алгоритмнары эшләнә.

2006–2007 елларда «Сәламәтлек» илкүләм проекты һәм республикакүләм махсус программа буенча 48 яңа санитар транспорт кайтартыла, гараж әсбаплары һәм агымдагы ремонт җиһазлары яңартыла.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең эше бик мөһим, аеруча хастаханәгәчә ярдәм өлкәсендә. Вакытында күрсәтелгән ашыгыч ярдәм, дөрес куелган диагноз һәм кыска вакыт эчендә авыруны хастаханәгә алып барып җиткерү дәвалау вакытын кыскартуга, авыручының тизрәк сәламәтләнүенә, эшләү мөмкинлекләрен югалтмавына, дәвалану чыгымнарының кимүенә нигез булып тора.

2008 елның 13 ноябрендә 8 номерлы подстанциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Сәламәтлек» проекты кысаларында гражданнарга ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү турында күчмә сессиясе үткәрелә. Киңәшмәнең нәтиҗәсе буларак бу өлкәгә кагылышлы төп карарлар кабул ителә.

2009 елдан башлап барлык подстанцияләр һәм оператив бүлек бердәм цифрлы даирәдә эшли башлый. Бу чара реаль вакыт режимында автоматлаштырылган «Скорая помощь» электрон идарә системасына чакыртуларны кабул итеп, теркәп, эшкәртеп, чакыручыга якын булган филиалларга тиз арада җиткерергә ярдәм итә. Автоматлаштырылган «Скорая помощь» идарә һәм автоматлаштырылган «Поликлиника» системаларының үзара интеграциясе, цифрлы телефон элемтәнең сафка басуы, чукрак-телсезләрдән sms аша чакыртулар кабул итү ашыгыч ярдәм хезмәтен яңа баскычка күтәрә.

2009–2012 еллар аралыгында Татарстан Республикасы хакимияте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән ашыгыч ярдәм хезмәтенә 105 «Фиат Дукато» һәм «Форд Транзит» санитар машиналары кайтартыла. Бу чара ашыгыч ярдәм күрсәтү вакытын нык киметә, сыйфатын яхшырта (1 санитар машина 10 мең кеше исәбенә). Барлык машиналар заманча медицина җиһазлары белән тулыландырыла. Аларны күчмә реанимобиль дип әйтергә мөмкин.

2013 елда оператив бүлек нигезендә «ГЛОНАСС» системасы һәм «112» бердәм диспетчер хезмәте интеграцияләнгән заманча диспетчерлык-консультатив үзәк (саll-центр) эшли башлый. Яңа үзәк уңайлыкны арттырырга, иске «03» номеры аша килгән чакыртуларны җайлаштырыга мөмкинлек бирә.

Җәйге Универсиадага әзерләнү барышында ашыгыч ярдәм хезмәтендә 2 мотобригада эшли башлый. Аларның төп максаты – юл хәләкәтләре, хәвеф-хәтәрләр вакытында җитез килеп җитеп, яраланучылар арасында үлем-китемнәрне киметү. Шул сәбәпле мотобригадалар кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен иң кирәкле медикаментлар һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бу реформалар һәм яңарышлар Казанда узган XXVII Җәйге Универсиаданы иң югары халыкара стандартлар дәрәҗәсендә үткәрергә мөмкинлек бирә. Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте Универсиадада эшләве өчен ил һәм республика җитәкчелегеннән лаеклы югары бәягә ия була. Казан белгечләренең тәҗрибәсен һәм осталыгын истә тотып, Сочи Олимпиадасын оештыручылар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләреннән 8 табиб һәм 24 фельдшерны Олимпия Уеннары объектларын медицина ярдәме белән тәэмин итүгә җәлеп итәләр.

2014 елдан башлап барлык ашыгыч ярдәм бригадалары планшет компьютерлары белән җиһазландырылып, онлайн рәвештә эшли башлый, чакыруга иң якын бригада юнәлтелә, авыруның адресы, хәле, диагнозы планшетка җибәрелә.

2014 елның сентябрендә Азино микрорайонында 9 номерлы өр-яңа бүлек ачыла. Яңа, уңайлы шартларда 12 күчмә бригада хезмәт итә башлый. Бүлекнең уңайлы урнашуы Азино, Константиновка, Самосырово, Клыки бистәләрен ашыгыч ярдәм белән тәэмин итүне тизләтүгә китерә.

2018 елда Мирный бистәсендә 2 бригадалы яңа амбулатория төзелә. 2020 елда исә санитар машиналарның йөрешен, бригадаларның эшләвен реаль вакыт барышында күзәтеп бара торган интерактив карта сафка баса.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән соңгы берничә ел эчендә санитар машиналарның паркы тулысынча яңа буын автомобильләргә яңартыла.

2022 елның язына илдә короновирус пандемиясенең дулкыны кими төшә. Ковид чын мәгънәсендә сәламәтлек саклау системасы өчен сынау баскычы була. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм табиблары көрәшнең иң кайнар, иң алдынгы, иң куркыныч ноктасында торалар, ватандашларның сәламәтлеге, гомерләре өчен көрәшәләр. Бу сынаулар ашыгыч медицина ярдәмен генә түгел, гомүмән медицина өлкәсен тагын да камилләшергә, гадәттән тыш хәлләргә җитез яраклашуга, яңа үсеш баскычларына мөмкинлекләр ача.

Бүгенге көндә Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте республиканың иң зур, иң күләмле сәламәтлек саклау оешмаларының берсе. Оператив үзәк, шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан 9 подстанция, 2000нән артык хезмәткәр көн дә сәламәтлек саклау сагында торалар.

Covid-19лы авыруны хастаханәгә салу. 2022

Мотоцикллы ашыгыч ярдәм эшен башлый. 2013

Бүләкләре

Сәламәтлек саклау, гражданнарның сәламәтлеген ныгыту һәм спорт уңышлары өчен Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте күп тапкыр грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 2019 елда «Лучшие учреждения здравоохранения РФ–2019» илкүләм бәйгедә лауреат була.

2021 елда казанышлары өчен Казанның Мактаулы Китабына кертелә.

Үзәк подстанциядә иртә белән. 2019

Казан ашыгыч медицина ярдәме хезмәте җитәкчеләре

В.М.Дмитриевский (11 января 1914–1915)

В.Ф.Зальский (1915–1916)

П.П.Зарубин (1916–1919)

Р.А.Лурия (1919–1921)

Д.Косметов (1921–...)

Е.А.Борчанинова (1946–1961)

В.Ф.Белогородцева (1961–1962)

Н.И.Дебердеев (1962–1964)

Л.С.Домрачева (1964–1982)

Е.А.Ефремов (1982–2006)

Р.Г.Тураев (2006–2007)

А.М.Фатыйхов (2007–2015)

С.В.Басанов (2015–2018)

Ф.Ш.Галәветдинов (2018 – бүгенге көндә)

Авторлары: Шайдуллин М.Н., Галяутдинов Ф.Ш., Липинская М.Ю., Тураев Р.Г., Фатыхов А.М.