- РУС
- ТАТ
Anthrax, спора йөртүче таякчык – антракс бацилласы (Bacillus anthracis) китереп чыгара торган аеруча куркыныч сапрозооноз йогышлы авыру; авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кешеләрне зарарлый
Авыру барышында септицемия һәм тире (карбункулёз төр), эчәклекләр (эчәклек төре), үпкәләр, миндальсыман биз (висцераль, яки генерализацияләнгән төр) зарарлану кебек билгеләр күзәтелә. Русча исеме – «Сибирская язва» – 1846–1866 елларда Себердә булган эпизоотия белән бәйле.
Түләмәнең таралышы киң, ул бары тик Америка континентының ерак төньягында һәм Антарктидада гына очрамый. Революциягә кадәр Россиядә иң таралган һәм иң куркыныч йогышлы авыру ел саен авыл хуҗалыгы терлекләре һәм башка хайваннарның күпләп үлүен китереп чыгара, шулай ук кешеләрнең дә күпләп авыруына сәбәп була.
Авыру каты һәм тиз бара, еш кына үлем белән тәмамлана. Висцераль төр очракларында үлем 85–100% тәшкил итә. Түләмә бациллалары башлангыч күзәнәкләрдәге генетик материалны озак вакытлар буена (40–60 ел) сакларга мөмкинлек бирүче һәм аларның төп үзлекләрен алдагы генерацияләрдә яңа буынга тапшыруны тәэмин итүче споралар хасил итә. Терлек организмында кислород булганда формалаша алмый торган капсулалар барлыкка килә.
Антракс бациллалары көчле инвазивлык үзлегенә ия, тиредәге яра, сыдырылган урыннар һәм организмдагы лайлалы тышчалар аркылы җиңел үтеп керә. Ашкайнату трактының җәрәхәтләнгән лайлалы тышчасы аркылы микроб лимфа системасына, аннары канга күчә, анда, лимфа-макрофаг системасы элементларына эләгеп, фагоцитлаша һәм бөтен организмга тарала, шуннан кабат канга күчеп, септицемия китереп чыгара. Авыру елның төрле вакытында, аеруча корылык шартларында барлыкка килергә мөмкин. Җир эшләре барышында споралар туфрактан җил белән тарала һәм әйләнә-тирәне зарарлый.
Түләмә эпидемияләренә каршы көрәш чараларын иң элек авыру хайваннарны изоляцияләү, шулай ук терлек үләксәләрен кичекмәстән махсус яки яраклаштырып эшләнгән мичләрдә яндыру тәшкил итә. Авыру терлек үләксәләре табылган урыннарда туфракны 1 м2 га 10 л исәбеннән 5% лы актив хлор эремәсе белән эшкәртәләр. Аннары җирне 1:3 нисбәтендә коры хлорлы известь белән кушып, 25 см дан ким булмаган тирәнлектә казып чыгалар һәм су сибеп дымландыралар. Хуҗалыкта карантин игълан ителә, хирургия операцияләре ясау, сугым сую, читкә сөт һәм мал азыгы чыгару тыела.
Түләмәне кисәтүнең ышанычлы чарасын вакцинацияләү тәшкил итә. Россиядә терлекләрне вакцинацияләү 1883 елда башлана (1 нче һәм 2 нче Л.С.Ценковский вакциналары). Бу терлекләр үлемен һәм кешеләрнең авыру очракларын беркадәр киметә, ләкин алдагы елларда илдә түләмә эпизоотиясе һәм эпидемияләре күзәтелә. 1940–1942 елларда Санитария-техника институтында (Киров шәһәре) Н.Н.Гинсбург капсуласыз СТИ-1 штаммыннан алынган махсус СТИ вакцинасын тәкъдим итә. 1950–1955 елларда Бөтенсоюз дәүләт фәнни-контроль институтында (Мәскәү) С.Г.Колесов, Н.А.Михайлов һәм Ю.В.Борисович капсуласыз Шуя-15 штаммыннан ВГНКИ вакцинасы әзерлиләр һәм күпләп җитештерүгә кертәләр.
1985 елдан – 55-ВНИИВВ һәм М штаммыннан илебез галимнәре тарафыннан алынган яңа вакцина киң кулланылыш алган чорда эпизоотик халәтнең өзлексез яхшыруы күзәтелә; шуның нәтиҗәсендә 20 йөз ахырыннан Россиядә түләмә спорадик очраклар яки зур булмаган авыру учаклары рәвешендә генә теркәлә. Вакцинаның авторлары – Бөтенсоюз ветеринария вирусологиясе һәм микробиологиясе фәнни-тикшеренү институты (Владимир өлкәсе Покров шәһәре) хезмәткәрләре И.А.Бакулов, В.А.Гаврилов, В.В.Селиверстов.
Түләмә авыруын өйрәнүгә Казан ветеринария институты галимнәре зур өлеш кертә. 1892–1906 елларда профессор И.Н.Ланге соңрак «Ланге-1» һәм «Ланге-2» дип аталган түләмә вакцинасын аерып алып тәкъдим итә. Авыру патогенезын өйрәнүне профессорлар Н.Д.Степанов (1906–1917), М.В.Рево (1937–1943), шулай ук Х.Х.Абдуллин (1945–1969), беренче булып түләмә очрагында мөгезле эре терлекләрдә бацилла саклану һәм авыруның сөт аша күчү мөмкинлеге мәсьәләләрен тикшерә) дәвам итә.
Түләмә авыруын дәвалау һәм кисәтүдә шулай ук антибиотиклар, түләмәгә каршы гиперимммун сыгынты һәм гамма-глобулин кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.