Латинчадан repellere – этәрү, куу. 

Кешеләрне һәм хайваннарны буынтыгаяклылар тешләвеннән саклау һәм авыруларны кисәтү максатыннан кулланыла.

Репеллентларның кайберләре инсектицид үзлекләргә ия.

Препаратны тәннең ачык урыннарына сөртәләр яки сиптерәләр, марля капюшон, яулык, япма, оекбаш, перчатка, җиңсә яки башка әйберләргә сеңдерәләр, крем, паста, кершәнгә кушып сылыйлар.

Талпаннардан саклану өчен комбинезонны яки башка өс киемен 200–250 г препарат белән эшкәртәләр. Чалбар балагының аскы өлешен һәм күлмәкнең өске өлешен аеруча җентекләп эшкәртү зарур.

Яшел тукыма кара тукымага караганда чебен-черкинең игътибарын азрак җәлеп итә. Битне-башны саклау өчен репеллент сеңдерелгән саклагыч битлек кияләр.

Препарат күз, борын, авызның лайлалы катламына эләккән очракта, ялкынсыну барлыкка килә; тәндә яра, ачык җәрәхәт, тырналган урыннар булганда шулай ук репеллентлар кулланырга ярамый.

Репеллентларны тиредән сабынлы су белән юып төшерәләр.

Тәннең ачык урыннарына сөртелгән препарат кешене чебен-черки, бөҗәк-талпан һөҗүменнән 2–3 сәгатькә саклый (Россиянең Урта полосасында диметилфталатның тәэсире – 2–5 сәгатькә, дала зонасында 1–2 сәгатькә җитә).

Себердә һәм чебен-черки күпләп үрчи торган башка урыннарда репеллентларны тәнгә сөртү ысулы ярдәмче саклану чарасы буларак карала. Киемне кюзол һәм диэтилтолуамид белән эшкәртү кешене чебен-черкидән тулысынча коткара, диметилфталат һәм гексамид өлешчә саклый.

Иң киң таралган репеллентлар: диметилфталат, дид, кюзол, диметилтолуамид, бензимин һ.б.

1990–1995 елларда Казан ветеринария медицинасы академиясе һәм Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институты (Казан) галимнәре (Д.К.Червяков, Г.Ә.Кашафетдинов, В.А.Антипов, Т.В.Гарипов, Р.Н.Әхмәдиев һ.б.) тарафыннан яңа төр нәтиҗәле репеллентлар – нефть химиясе синтезы продуктлары сульфонт һәм сульфоксидлар тәкъдим ителә.

Автор – Ф.Г.Нәбиев