Биографиясе

1931 елның 5 сентябре, Казан –2010 елның 22 сентябре, шунда ук.

1955 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли, 1964 елдан биохимия кафедрасы мөдире, профессор (1966). А.Д.Адо шәкерте.

Хезмәтләре кан оешуның патофизиологиясе һәм биохимиясенә карый.

Д.Зөбәеров кан агышында актив тромбин ферменты әйләнешен ача. Ул организмда канның туктаусыз оешу процессы теориясен эшли, кан тамырларының эчке ягы даими чыланган булуны ача (1963), бу хезмәте РФ Дәүләт премиясенә лаек була (1991).

Д.Зөбәеров кешенең кайбер авырулары вакытында күзәнәк мембраналарының көчле микровезикуляциясен ача. Шул күренеш нигезендә авыруларның халәтен диагнозлау ысулы эшләнелә һәм гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

1974 елдан «Казанский медицинский журнал»ның баш мөхәррире.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Татарстан Фәннәр академиясенең В.А.Энгельгардт исемендәге премиясе иясе.

Хезмәтләре

Свертываемость крови. Казань, 1966;

Биохимия свертывания крови. М., 1978;

Молекулярные основы свертывания крови и тромбообразования. Казань, 2000;

Микровизикулы в крови. Их функции и роль в тромбообразовании. М., 2009 (автордаш).

Әдәбият

Профессор Дилявер Мирзабдуллович Зубаиров // Гематология и трансфузиология. 1992. №2.