Биографиясе

1975 елның 16 июнендә Украина ССР ның Харьков өлкәсе Валковский районы Ковяги поселогында туа. Украина ССР ның халык язучысы, философия фәннәре кандидаты В.П.Гаманның оныгы, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы О.В.Гаман-Голутвинаның туганнан туган энесе.

Казан дәүләт медицина университетында "Дәвалау эше" белгечлеге буенча дәвалау-профилактика факультетын (1998), "Хирургия" белгечлеге буенча интернатура (1999), Казан дәүләт медицина академиясенең онкология һәм хирургия кафедрасында "Онкология" белгечлеге буенча клиник ординатура (2002) тәмамлый. Хирургия, онкология, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өлкәсендә эшли.

Медицина фәннәре докторы, профессор М.З.Сигалның хирургик онкология классик фәнни мәктәбе вәкиле.

1999–2000 елларда Казанның 3 нче шәһәр хастаханәсендә табиб-хирург. 2001–2016 елларда профессор М.З.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының баш һәм муен шешләре бүлегендә, 2016 елдан клиника-эксперт бүлегендә табиб-онколог. Бер үк вакытта, 2011 елдан, Казан дәүләт медицина академиясенең клиника анатомиясе һәм амбулатор-поликлиника хирургиясе кафедрасында ассистент, 2015 елдан хирургия кафедрасында ассистент. 2017 елдан Казан университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында хирургия кафедрасы мөдире, 2018 елдан медсанчасть базасында Эндокринология һәм эндокринология хирургиясе үзәге җитәкчесе.

РФ Онкологлар ассоциациясе (2014 елдан), РФ Эндокринология хирурглары ассоциациясе әгъзасы (2017 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аяк-куллардагы кан тамырларындагы көчле тромбларны хирургия юлы белән дәвалау (1998–1999), вак күзәнәкле үпкә рагын хирургия юлы белән дәвалау (2000–2004), беренчел чыганагы ачыкланмаган метастазалар булган авыруларны дәвалау (2005–2012), баш һәм муен шешләре булганда реконструктив һәм пластик операцияләр (2012–2017), гиперпаратиреозны (I, II, III) хирургия юлы белән дәвалау, фотодинамика терапиясе, шешле һәм шеш булмаган патологияне флуоресцент диагностикалау (2017 елдан) проблемаларына карый.

Автор тарафыннан эшләнгән:

1. Тышкы пневматик тромбоэкстрактор – кан тамырлары хирургиясендә кулланыла торган хирургик җайланма, ул аяк-кул тамырларын тыштан кысуның оригинал ысулы нигезендә кан тамырлары җәрәхәтләнүен киметүгә мөмкинлек бирә (2001);

2. Беренчел чыганагы ачыкланмаган метастазалар булган авыруларны тикшерү һәм дәвалау алгоритмы (2011);

3. Баш, муен, арткы баш сөяге чокыры шешләре һәм баш сөяге нигезендә мидән читтәге шешләр булган авыруларның радикаль операцияләрдән соң, бит нервларын зарарлау нитиҗәләрен хирургик юл белән коррекцияләү ысулы (2021);

4. Беренчел, икенчел, өченчел гиперпаратиреоз булган авыруларда адекват паратиреоидэктомия өчен калкансыман бизләр янындагы органнар шешләрен һәм гиперплазияне интраоперацион идентификацияләү ысулы;

5. Виртуаль чынлыкта трахеостомиягә өйрәтү өчен программа (ЭВМ өчен) (2022).

С.В.Зинченко җитәкчелегендә сөт бизләре рагына химиятерапия ясаганда авыруларга нутриент ярдәм ысулы уйлап табыла һәм патентлана (2023). Казахстан коллегалары белән бергә аналык муентыгында рак башлану куркынычы булганда флуоресцент диагностикалау, фотодинамик терапия һәм кан тамыры эчендә канны лазер белән нурландыру алымы (2021) һәм ашказаны рагының сөякләргә күчүен дәвалау ысулы (2024) эшләнә.

Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 311 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 5 монографиядә, 33 уку ярдәмлегендә басыла. 16 патент автордашы.

Кандидатлык диссертациясе: Вак күзәнәкле үпкә рагын дәвалауда хирургия компонентының роле (2003).

Докторлык диссертациясе: Беренчел чыганагы ачыкланмаган яман шешләрнең метастазалары булган авыруларны диагностикалауга һәм дәвалауга заманча якын килү (2011).

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2021).

Хезмәтләре

1. Диагностика и лечение больных с метастазами без первичного очага. Amsterdam, 2012. 221 с. (автордаш).

2. Оригинальный взгляд на проблему метастазов без первичного очага. Amsterdam, 2016. 221 с. (автордаш).

3. Классификация метастазов злокачественных опухолей без выявленного первичного очага // Российский биотерапевтический журнал. 2017. Т. 16, спецвыпуск. С. 38–39 (автордаш).

4. Effectivenessoflocalhypothermiaintheinfarct-relatedarterytoreducereperfusioninjuryofthemyocardium // EUROPEANJOURNALOFCLINICALINVESTIGATION. 2018. Vol.48, Is. P.111 (автордаш).

5. Сергей Сергеевич Юдин – легенда Российской хирургии. Посвящается столетнему юбилею со дня профессиональной деятельности // Дневник казанской медицинской школы. 2020. №3(19). С. 52–57 (автордаш).

6. Риски ранних послеоперационных осложнений в многопрофильном онкологическом стационаре // Вестник медицинского центра управления делами Президента Республики Казахстан. 2022. Т87. №2. С. 100–112 (автордаш).