Биографиясе

1918 елның 31 мае, Казан – 1983 ел, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1942 ел), шунда ук эшли.

1943–1978 елларда Казан травматология-ортопедия фәнни тикшеренү институтында, 1955 елдан балаларның терәк-хәрәкәтләнү органнары авырулары бүлеге мөдире.

Хезмәтләре балаларда сөяк сынуларны дәвалауга карый.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Лечение врождённых вывихов бедра, переломов бедренной кости у детей. Казань, 1962;

Переломы костей предплечья в детском возрасте // Ортопедия и травматология. 1962. № 4.