Биографиясе

1916 елның 14 гыйнвары, Төньяк Маньчжурия, Харбин шәһәре — 1998 елның 10 августы, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1939), анатомия кафедрасында калдырыла.

1941–1945 елларда 2778 нче эвакогоспитальдә.

1945 елдан Казан медицина институтының анатомия кафедрасында.

1965–1975 елларда Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институты лабораториясенең фәнни җитәкчесе.

Хезмәтләре кеше бугазын анатомик-нейрогистологик яктан тикшерүгә карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

О рецепторной иннервации надхрящницы хрящей гортани // Архив анатомии, гистологии и эмбриологии. 1959. № 8; 

О чувствительных нервных окончаниях в мышцах гортани человека / Проблемы морфологии нейротканевых и сосудисто-тканевых отношений. К., 1963.