- РУС
- ТАТ
акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы (1962), профессор (1969), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1982), ТАССРның атказанган табибе (1964)
1913 елның 18 марты, Оренбург өлкәсенең Бозаулык шәһәре — 1985 елның 6 октябре, Казан.
Профессор П.В.Маненков шәкерте.
1936 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый, 1941 елда Казан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаганнан соң, 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасында калдырыла. Шул ук елда Казан гарнизонының хәрби-табиблек комиссиясе рәисе итеп билгеләнә, бер үк вакытта Казан медицина институтының санитария-гигиена факультеты деканы урынбасары, ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникасы табибе.
1947 елдан Казан медицина институтының 2 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасында, 1969–1984 елларда шул ук кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре гинекологик тайпылышларны дәвалауга, бала тудырганда кан китү очракларын кисәтүгә, аналык контрацепциясе ысулларына карый. Якупова — атопик кан китү очракларын кисәтү, йөклелекнең 32 нче атнасында карындагы яралгының авырлыгын билгеләү ысуллары авторы, «гормональ кыскычлар» куллануны гамәлгә кертүче.
Аның тәкъдиме белән 1970 елларда Казанда «Йөклелек профилактикасы үзәге» оештырыла.
Уйлап табуга 4 патенты бар.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Методы стимуляции родовой деятельности при раннем отхождении вод // Казан. медицина журн. 1965. № 3;
Влияние внутриматочной контрацепции на неспецифическую реактивность организма женщин // Акушерство и гинекология. 1977. № 12;
Ультразвуковое исследование скорости кровотока в общих сонных артериях для диагностики нарушений мозгового кровообращения у новорожденных // Акушерство и гинекология. 1982. № 1.
Профессор Зайнаб Назиповна Якубова // Казан. медицина журн. 1986. № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.