Биографиясе

1827 елның 22 сентябре, Казан — 1907 елның 15 апреле, шунда ук.

Вюрцбург университетын тәмамлаганнан соң — медицина докторы (1860), Россиягә әйләнеп кайткач, Император медицина-хирургия академиясе докторы (1863) дәрәҗәләре ала.

В 1864–1907 елларда Казан университетында: 1865–1871 елларда мәхкәмә медицинасы, 1885 елдан гигиена (бүленеп: 1872–1885 елларда Харьков университетының гигиена кафедрасы мөдире) кафедралары профессоры һәм мөдире, гомуми терапия һәм табиблек диагностикасы кафедрасы экстраординар профессоры.

1890 елда Якобий Халык мәгарифе министрлыгына беркетелә.

Хезмәтләре физиология, санитария, шулай ук гигиена, төньяк халыклары этнографиясе фәннәрен укытуны оештыруга карый.

Казан губернасында земство санитария хезмәтен оештыручы.

Хезмәтләре     

О профилактических мерах против распространения сифилиса // Протоколы заседания Харьков. медицина об-ва. 1885. № 10; 

Оспа и оспопрививание. СПб., 1892.

Әдәбият      

Щиголев И.И. Аркадий Иванович Якобий — гигиенист, этнограф. Клинцы, 2006.