Биографиясе

1900 елның 4 мае, хәзерге Саратов өлкәсе Түбән Юләзән авылы – 1967 елның 22 июне, Казан.

1926 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук хирургия клиникасында эшли.

1932 елдан Казан ГИДУВында.

1933 елдан Казан медицина институтында, 1947–1963 елларда ректор, 1963 елдан кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша, фронт госпитальләрендә әйдәп баручы хирург була.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эчәкләрдә көчле үткәрмәүчәнлек вакытында ашказаны-эчәк юлы кинетикасы бозылуын өйрәнүгә, сәнәгый җәрәхәтләрне һәм пешүләрне ревоноль белән дәвалауга, йогышлы тире авыруын дәвалаганда новокаин блокадасын куллануга багышланган.

Вяселев тырышлыгы белән стоматология факультеты оештырыла, яңа уку бинасы, тулай торак төзелә һәм файдалануга тапшырыла.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Консервирование крови концентрированными растворами цитрата натрия. Казань, 1939.

Әдәбият

Салихов И.А. Выдающийся организатор, учёный, хирург Рустам Аллямович Вяселев // Казанский медицинский журнал. 2000. № 3.