- РУС
- ТАТ
физиолог, медицина фәннәре докторы (1934), УССР Фәннәр академиясе академигы (1957)
1886 елның 12 декабре, Могилёв губернасы, Быхов өязе Рогожный утары – 1965 елның 12 июле, Киев.
Петербург университетын тәмамлаганнан соң (1912), шунда ук эшли.
1913 елдан Петербург хатын-кызлар югары (Бестужев) курсларында.
1916–1919 елларда Новороссийск университетында (Одесса шәһәре), Чериков авыл хуҗалыгы техникумын (Могилёв губернасы) оештыручы һәм 1919 елдан мөдире.
Смоленск (1922–1930), Казан (1930–1935) университетларында физиология кафедрасы мөдире.
1935–1941 елларда Киев медицина институтында, 1945 елдан Украина ССР Фәннәр академиясенең физиология институтында.
Хезмәтләре нерв тукымаларын ярсу һәм тоткарлауның электрофизиологик процессларына карый. Нерв җепселләрендә тәэсир итү потенциалы белән туа торган биоэлектрик потенциалларның тирбәнү күренешен ача (1932). Бервалентлы нерв тукымасының катионнар тәэсирендә югалган ярсынучанлыгын даими ток аноды тәэсирендә бик тиз торгызу мөмкинлеген; икевалентлы катионнар китереп чыгарган үзгәрешләрнең даими ток катоды тәэсирендә торгызылуын билгели.
Пессималь тоткарлануның нерв очлары өлкәсендә эзлекле импульсларның үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә килеп чыгуын исбатлый.
Об электрической реакции нервного процесса // Ученые записки Казанского университета. 1932. Книга 2–3, выпуск 1–2 (автордаш).
К анализу электрической реакции нерва // Сборник работ Казанского медицинского института. 1933. № 3–4 (автордаш).
Физиология животных и человека. Казань, 1952 (автордаш).
Выдающийся русский физиолог Н.Е.Введенский. Киев, 1953.
Общая электрофизиология. М., 1961.
Электричество в живом организме. М., 1961.
Физический электротон нервов и мышц. Киев, 1966 (автордаш).
Серков Ф.Н. Даниил Семёнович Воронцов. Киев, 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.