Биографиясе

1887 елның 14 мае, Түбән Новгород шәһәре – 1968 елның 27 марты, Казан.

1910 елда Хәрби-медицина академиясен тәмамлый (Санкт-Петербург), шунда ук эшли.

1914 елдан Варшава, Мәскәү, Түбән Новгород, Сембер һәм Казандагы армия гаскәрләрендә табиб.

1920 елдан Казан университетында, 1924 елдан йогышлы авырулар кафедрасы мөдире.

1946–1950 елларда Казан ГИДУВының шул ук исемдәге кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Вольтер урындагы патологияне, төрле йогышлы авырулар кизүенең кинәт башланып китүе сәбәпләрен өйрәнә, авыл шартларындагы эш урыннарында аерым йогышлы авыруларга диагноз кую һәм шул чирләрне булдырмау ысулын эшли. Кан лейкоцитларын эре тамчы буенча санау өчен гадиләштерелгән серологик реакцияләр үткәрүнең портатив җайланмасын тәкъдим итә.

Хезмәтләре

К вопросу об энзимах крови при туберкулёзе. Казань, 1914.

Органные липазы Rona-Чебоксарова в клинике острых инфекций // Казанский медицинский журнал. 1931. Т. 27, № 1 (автордаш).