- РУС
- ТАТ
акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы (1997)
1957 елның 11 ноябрендә Ростов-Дон шәһәрендә туган.
1980 елда Казан медицина институтын тәмамлый, Казан медицина академиясендә эшли.
Володин аналык һәм аның үсентеләренең кан белән тәэмин ителүнең анатомик-функциональ үзенчәлекләрен өйрәнә, бала таба алмау авыруын, күкәйлек склерополикистозын, аналык һәм күкәйлектәге гади шешләрне хирургик дәвалауның яңа ысулларын эшли. Кан тамырлары анатомиясе үзенчәлекләрен һәм бу системада кан йөреше юнәлешен билгеләргә мөмкинлек биргән М.З. һәм З.М.Сигал ысулы белән трансиллюминация һәм ангиотензометрияне беренче булып файдалана.
Гинекологик операцияләр техникасына төзәтмәләр кертә, көпшә-перитонеаль сәбәпле бала таба алмаучы хатын-кызны дәвалауда микрохирургик ысулны гамәлгә кертә, җиңсә өстеннән аналыкны алып ташлаганда, аның үсентеләрен калдырып, аналык кабыргасының сероз-мускуллы ялгамасын саклап калу операциясе ысулын, дәвалауның яңа (аналык куышлыгын күзәтеп тикшерү) ысулларын эшли, күкәйлек склерокистозына гистероскопия үткәрүдә эндоскопия ысулын куллана.
Ангиотензометрия и трансиллюминация при операциях на матке и придатках. Казань, 1986.
Хирургическая профилактика нейроэндокринных нарушений после надвлагалищной ампутации матки. Казань, 1997 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.