Биографиясе

1957 елның 24 июлендә Казанда туган.

1980 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли (1994 елдан Казан медицина университеты), 1989 елдан фтизиопульмонология кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1989 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре сулыш алуның клиник физиологиясенә, сулыш алу әгъзаларына комачаулаучы авыруларны дәвалауга, саркоидозга диагноз кую һәм дәвалауга карый. Аның җитәкчелегендә фтизиатриядә ксимедон, димефосфон фармацевтика препаратларына клиник сынау үткәрелә, гадәти булмаган дәвамлы (хроник) авырулар һәм үпкә туберкулёзы вакытында системалы артериаль гипертензия өйрәнелә.

Хезмәтләре

Оптимизация лекарственной коррекции функциональных нарушений кравообращения и дыхания у больных туберкулёзом лёгких. М., 1989.

Хронический бронхообструктивный синдром: диагностика и опыт лечения в современных условиях. Казань, 1997 (автордаш).

Туберкулёз. М., 1999 (автордаш).

Әдәбият

Кафедре фтизиопульмонологии КГМУ 25 лет. Казань, 1997.