Биографиясе

1943 елның 21 июле, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Шемонаиха авылы – 1997 елның 4 феврале, Казан.

Я.Ю. Попелянский шәкерте.

1966 елда Алтай медицина институтын (Барнаул шәһәре) тәмамлый.

1970 елдан Казан медицина институтында укыта.

1980 елдан Казан медицина академиясендә, 1988 елдан нерв авырулары кафедрасы мөдире.

1994 елдан Веселовский җитәкчелегендә вертеброневрология үзәге оештырыла.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гамәли вертеброневрологиягә һәм мануаль терапиягә, умырткалык остеохондрозына диагноз куюга карый. Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Веселовский Халыкара вертеброневрологлар ассоциациясен оештыручы һәм 1991–1997 елларда аның президенты, «Вертеброневрология» журналының баш мөхәррире.

Хезмәтләре

Вертеброгенная парестатическая меральгия. Казань, 1988 (автордаш).

Диагностика синдромов остеохондроза позвоночника. Казань, 1990.

Практическая вертеброневрология и мануальная терапия. Рига, 1991.

Әдәбият

Виктор Петрович Веселовский – клиницист, учёный, педагог // Вертеброневрология. 1998. №1.