Биографиясе

1931 елның 21 августында Пенза өлкәсенең хәзерге Кузнецк районы Бестянка авылында туган.

1956 елда Волгоград медицина институтын тәмамлаганнан соң, Волгоград һәм Калининград өлкәләре медицина учреждениеләрендә эшли.

1962 елдан Бөтенсоюз клиник һәм эксперименталь хирургия фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү).

1973 елдан Мәскәү медицина стоматология институтында, 1976 елдан гомуми хирургия кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре корсак куышлыгы әгъзаларына диагноз кую ысулларына һәм хирургик дәвалауга, диагностик һәм хирургик лапароскопия, гастродуоденоскопиягә, криоген һәм лазер хирургиясенә, торакоскопиягә карый.

Уйлап табуларга 30 лап авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Перитонеоскопия в хирургической клинике. М., 1968.

Комбинированная лапароскопия. Ташкент, 1976.

Альвеококкоз. Ташкент, 1978.

Диагностическая и лечебная лапароскопия. Ташкент, 1986.

Бескровные методы удаления жёлчных камней. М., 1989.