- РУС
- ТАТ
патологоанатом, медицина докторы (1913), профессор (1918), РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940, 1940)
1879 елның 24 июне, Әстерхан шәһәре – 1949 елның 26 июне, Казан.
1904 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый.
1904 елдан Казан, 1911 елдан Саратов университетларында.
1920 елдан Әстерхан, 1923 елдан Казан медицина институтларында патологик анатомия кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1930 елдан Казан ГИДУВының шул ук исемдәге кафедрасы мөдире, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан эвакогоспитальләренең баш патологоанатомы.
Васильев беренче мәртәбә карнифицияле пневмонияне дәвалауны тәҗрибәдә күрсәтә, авыруның морфологиясен һәм морфогенезын мәетне ярып караган материалларда җентекләп өйрәнә.
Хезмәтләре үпкә ярысының башлангыч яман шеше, гемэндотелиома, спонгиобластома, ганглионеврома, амёба дизентериясе мәсьәләләренә, сугыш җәрәхәтләрен һәм авыруларын өйрәнүгә карый.
Облитирующая пневмония и её происхождение в связи с учением об облитирующем бронхите. Саратов, 1912.
К вопросу о хоринэпителиоподобных опухолях у мужчин. Саратов, 1913.
К вопросу об эпителиоме ворсистой оболочки. Саратов, 1914.
Haemoendothelioma andgioplastieum // Казанский медицинский журнал. 1910. Т.10.
Иван Петрович Васильев // Казанский медицинский журнал. 1959. № 6.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.