- РУС
- ТАТ
нейрохирург, медицина фәннәре докторы (1989), ТРның атказанган табибе (1994)
1944 елның 19 июнендә Зеленодольск шәһәрендә туган.
1966 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, ТР Фәннәр Академиясенең «Травматология һәм ортопедия» фәнни-тикшеренү үзәгендә эшли, 1975–1987 елларда нейрохирургия бүлеге мөдире, 1988 елдан фәнни эшләр буенча директор урынбасары, бер үк вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм 1980 елдан Казан шәһәренең баш нейрохирургы, 1998 елдан Казан медицина академиясенең травматология, ортопедия һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры.
Тикшеренүләре баш сөяге һәм минең каты имгәнүләр патогенезы һәм дәвалау проблемаларына карый. 1988 елда ТРда беренче булып сынган умырткалыкны һәм умыртка авыруын дәвалау өчен Илизаров аппаратын гамәлгә кертә.
Рентгенодиагностика последствий закрытой черепно-мозговой травмы. Казань, 1985 (автордаш).
Хирургическая коррекция травматических деформаций позвоночника с учётом его анатомо-биохимических особенностей // Повреждения и заболевания позвоночника и суставов. Минск, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.