Биографиясе

1951 елның 22 гыйнварында Казанда туган.

1974 елда Казан медицина институтын тәмамлый.

1974–1977 елларда Мәскәү ГИДУВында, 1977 елдан Казан ГИДУВында эшли.

1991–1992 елларда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары. «Татмединформ» фәнни-җитештерү берләшмәсен оештыручыларның берсе һәм 1992 елдан аның генераль директоры.

1995 елдан Казан медицина университетында менеджмент һәм шәфкать туташлары эшен оештыру курслары мөдире, 2001 елдан кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хәзерге шартларда РФ субъектларында сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итүнең фәнни-методик нигезен эшләүгә, югары белемле шәфкать туташларыннан сәламәтлек саклау менеджерлары әзерләүне оештыруга карый.

Хезмәтләре

Краткий словарь-справочник современного руководителя здравоохранения. Казань, 1994.

Специфика экономики и управления здравоохранением. Казань, 1998 (автордаш).

Реформирование здравоохранения и внедрение новых технологий в системе охраны здоровья населения в условиях появления специалистов с высшим сестринским образованием и квалификацией «менеджер». Казань, 1999 (автордаш).