Биографиясе

1875 елның 25 марты, Казан — 1944 елның 20 декабре, шунда ук.

А.Н.Казимбәк, М.Н.Черкасов, З.И. Малкин шәкерте.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1904), Ставрополь губернасының 17 нче участогында ветеринария табибе булып эшли.

Казан университетының медицина институтын тәмамлаганнан соң (1912), Казан губернасы санитария ополчениесенә хәрби хезмәткә алына.

1914–1917 елларда Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында хәрби табиб. 1918–1920 елларда Петербург мөселман гвардиячеләр җыелма полкы өлкән табибе.

1921–1944 елларда Казан университетының (1930 елдан Казан медицина институтының) терапия клиникасында («Иске клиника») эшли.

Бер үк вакытта, 1920–1935 елларда, Болак арты мәктәп амбулаториясе мөдире, 1936–1944 елларда Казан тимер юл поликлиникасында табиб-терапевт.

Хезмәтләре ашказаны-эчәк авыруларын биохимик ысуллар белән дәвалауга карый.

1910 елда, Казан университетында уку чорында, Казанда хәйрия медицина җәмгыяте — мохтаҗ татар-мөселманнар өчен амбулатория ача (1912–1914 елларда баш табиб).

Әдәбият

Султанбеков Б.Ф. Народный доктор Усманов Исмагил Юсупович // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1997. № 1/2.