Биографиясе

1885 елның 1 феврале, Уфа — 1966 елның 18 декабре, Казан.

Профессорлар Н.А.Миславский һәм А.Н.Казимбәк шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1911), Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Чишмә тимер юл станциясендә земство табибе булып эшли.

1912 елда Уфа губернасындагы ачлыкка каршы көрәш чараларында катнаша.

1913 елдан Казан университетының факультет терапиясе кафедрасында (бүленеп: 1918–1921 елларда Томск университетында; 1919–1920 елларда Иркутск университетында, эчке авыруларга диагноз кую кафедрасында, бер үк вакытта 452 нче запас госпитальдә терапия бүлеге мөдире).

1920–1963 елларда Казан медицина институтында, эчке авырулар пропедевтикасы (1929–1944), 1 нче госпиталь терапиясе (1944–1963) кафедралары мөдире.

СССР ФА академигы Б.Е.Вотчал белән берлектә Казанда «Медфиз­прибор» махсус конструкторлык-технол. бюросы төзүдә катнаша (1958).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре клиник физиологиягә: Чейн-Стокча сулыш алу патологиясе барлыкка килү сәбәпләрен, ашкайнату әгъзалары патологияләрен өйрәнүгә карый.

Татарлардан клиник медицина өлкәсендә хезмәт куйган беренче профессор,

«Казанский медицинский журнал»ны кабат чыгаруда башлап йөрүчеләрнең берсе һәм басманың мөхәррире (1957).

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

1969 елда Казан шәһәре 1 нче клиник хастаханәсенә Терегулов исеме бирелә.

ТР ФА Президиумы тарафыннан клиник медицина мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр өчен ТР ФАнең Ә.Б.Терегулов исемендәге бүләге булдырыла (2000).

Казандагы бер урам аның исемен йөртә.

Хезмәтләре    

Болезни органов кровообращения // Справочник начинающего советского врача. К., 1933; 

Клинико-лабораторное исследование и курация больного с заболеванием внутренних органов. К., 1959.

Әдәбият  

Абдрахманова Р.Ш., Маянская К.А. Профессор Абубекир Гиреевич Терегулов // Казан. мед. журн. 1985. № 2.

Автор — В.Ф.Богоявленский