Биографиясе

1920 елның 14 гыйнвары, Украина ССРның Каменец-Подольск шәһәре – 1990 елның 2 октябре, Казан.

Академик А.Д.Адо шәкерте. Донецк медицина институтын тәмамлаганнан соң (1941), СССР НКВДсының Печора тимер юл төзелеше лазаретында хирург, баш табиб (Коми АССР, Печора шәһәре) 1944 елдан ТАССР НКВДсы хастаханәсендә. 1945–1990 елларда Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасында, 1967 елдан кафедра мөдире. Казан онкологлар мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Операция юлы белән диагноз куюның яңа юнәлешенә – трансиллюминациягә нигез сала, яман шеш хирургиясенең аңарчы өйрәнелмәгән мәсьәләләрен тикшерә, ашказанына һәм эчәклеккә асептик электрохирургия операцияләре, онкологиядә ирекле тире пластикасы методикаларын эшли. СССРда беренче булып аутоаллергия мәсьәләләрен өйрәнә. Хезмәтләре куыш әгъзалар хирургиясенә карый. Уйлап табуга 20 патенты бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Трансиллюминация при операциях на полых органах. М., 1974.

Свободная кожная пластика в онкохирургии. Казань, 1981 (автордаш). Гастроэктомия и резекция желудка по поводу рака. Казань, 1991 (автордаш).

Әдәбият

Профессор Мойше Зельманович Сигал // Казан. мед. журн. 1991.
№ 2.