Биографиясе

1923 елның 9 июле, Украина ССРның Каменец-Подольск шәһәре – 2001 елның 6 октябре, Казан.

2 нче Мәскәү медицина институтын тәмамлаганнан соң (1944), Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1945–1947 елларда Германиядәге совет гаскәрләре төркеменең медицина-санитария частенда хезмәт итә.

1948 елдан Казанда: 5 нче шәһәр хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире, 1950 елдан Республика туберкулез диспансерында фтизиохирургия бүлеге мөдире, 1960 елдан Казан медицина институтының туберкулез курсы кафедрасында. 1963–1985 елда Казан ГИДУВында. Республика туберкулез диспансеры каршында Идел буенда беренче фтизиохирургия бүлеген оештыручы (1952).

Хезмәтләре үпкә туберкулезы хирургиясенә, туберкулезга диагноз кую һәм авыруны дәвалау өлкәсендәге тикшеренүләрнең бронхолитик ысулларына карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Поддиафрагмальный пневматический пелот // Проблемы туберкулёза. 1953. № 6.

Опыт реакции лёгкого и его частей при туберкулёзе // Казан. мед. журн. 1958. № 4.

Рёберные кусачки // Новый хирург. архив. 1958. № 4; Опыт торакоакустики у больных туберкулёзом лёгких // Казан. мед. журн. 1961. № 1.

Әдәбият

Фёдоров И.В. Врачебная династия Сигал. 1993. Казань, 2007.