Эчтәлек

Биографиясе

1959 елның 20 октябрендә Актаныш районы Пучы авылында туган.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1983), Республика психиатрия хастаханәсендә табиб булып эшли.

1987 елдан Казан ГИДУВында.

1992 елдан «Шифа» агросәнәгать фирмасы фәнни консультанты.

1993 елдан «Сәмруг» акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе.

Хезмәтләре балалар һәм яшүсмерләр наркологиясенә, психоэндокринологиягә, соматопсихиатриягә карый.

Дәүләт бүләге «Сәламәтлек резервы скринингы һәм кече яшьтәге балаларны сәламәтләндерүнең комплекслы системасында «Винибис» препаратын куллануны фәнни нигезләү» («Скрининг резерва здоровья и научное обоснование применения препарата «Винибис» в комплексной системе оздоровления детей раннего возраста») хезмәте өчен бирелә.