- РУС
- ТАТ
нейрохирург, медицина фәннәре докторы (1981), профессор (1984), ТАССРның атказанган табибе (1980)
1929 елның 6 декабре, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре — 1998 елның 7 гыйнвары, Казан.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1954), Ленинград нейрохирургия фәнни-тикшеренү институтында эшли.
1957 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында (нейрохирургия бүлеге).
1966 елдан 15 нче шәһәр хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире, бер үк вакытта Казан медицина институтының нерв авырулары кафедрасында, 1968 елдан травматология, ортопедия һәм хәрби-кыр хирургиясе кафедрасында, 1982 елдан нейрохирургия кафедрасы мөдире, 1987 елдан неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре нерв системасының вертеброген патологиясенә карый.
Шульман нейрохирургик операция ысулларын эшли (умырткара дискларны полимер материаллар кулланып протезлауны тәкъдим итә).
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш нейрохирургы һәм төбәкара нейрохирургия үзәге җитәкчесе (1983 елдан).
Клинико-хирургические параллели при остеохондрозе поясничного отдела позвоночника, осложнённом задними грыжами дисков // Журн. невропатологии и психиатрии им. С.С.Корсакова. 1974. № 4;
Хирургическое лечение компрессионных форм остеохондроза поясничного отдела позвоночника с протезированием межпозвонковых дисков. К., 1980.
Профессор Хаим Моисеевич Шульман // Казан. медицина журн. 1998. № 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.