Биографиясе

1898 елның 8 ноябре, Вятка губернасы, хәзер Киров өлкәсенең Нолинск шәһәре — 1987 елның 1 августы, Казан.

Пермь медицина институтын тәмамлаганнан соң (1922), Коми-Пермяк милли округының Юрлу авылында эшли.

1922 елдан Пермь университетының госпиталь хирургиясе клиникасында.

1936 елдан Ижевск медицина институтының гомуми хирургия кафедрасында.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1941–1944 елларда Казанда — ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының 1311 нче эвакогоспиталендә әйдәп баручы хирург.

1944–1950 елларда Әстерхан медицина институтының гомуми хирургия кафедрасы мөдире.

1950–1970 елларда Казан медицина институтында, гомуми хирургия кафедрасы мө дире, бер үк вакытта, 1952–1968 елларда, проректор, 1971 елдан профессор-консультант.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре корсак куышлыгы хирургиясенә, сирәк очрый торган хирургик авыруларны дәвалауга карый.

Шубин сепсис очрагында ботның югары эпифазы резек циясе ысулын эшли. Тегәр алдыннан эчәклек яраларын эшкәртүнең яңа ысулы, Пирогов операциясе модификациясе, корсак стенасындагы зур тишемле бүсергә операция ясау авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр, РСФСР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

До- и послеоперационный период. К., 1965; 

Редкие хирургические болезни. К., 1969.

Әдәбият                

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.