Биографиясе

1903 елның 28 октябре, Уфа губернасы, Благовещенский волосте Трошкино авылы — 1961 елның 13 сентябре, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1927), БАССРның Дүртөйле районы участок хастаханәсе мөдире булып эшли, 1929 елдан Аскын районының район хастаханәсе мөдире.

1932 елдан Казан ГИДУВында: 1 нче хирургия клиникасында, 1945 елдан онкология кафедрасы доценты. 1952 елдан Казан медицина институтының оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышы елларында Казан эвакуация госпитальләре консультанты.

 Хезмәтләре яман шеш авыруларын дәвалауда күкрәк читлеге хирургиясе ысулларын эшләүгә карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә. СССРның сәламәтлек саклау отличнигы (1950).

Хезмәтләре       

Бронхиальные свищи и их лечение. К., 1951; 

Острые и хронические раневые эмпиемы и их лечение. К., 1953; 

Очерки по лёгочно-плевральным осложнениям при проникающих ранениях груди. К., 1958.

Әдәбият   

Козырева И.В., Харитонов И.Ф. Профессор Михаил Моисеевич Шалагин: Некролог // Казн. медицина журн. 1961. № 5; 

Казанский государственный медицинский университет (1804 — 2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.