Биографиясе

1937 елның 18 сентябре, Әстерхан шәһәре – 2011 елның 29 июне.

Әстерхан медицина институтын тәмамлый (1960). Шунда ук анатомия кафедрасында эшли. 1983 елдан Әстерхан медицина академиясенең анатомия кафедрасы мөдире.

Әстерхан өлкәсе Вәкаләтле җыенының 1 нче, 2 нче чакырылыш (1994–1997 һәм 1997 елдан) депутаты (социаль, сәясәт комиссиясе рәисе).

Фәнни эшчәнлеге

Әсфәндияровның тикшеренүләре нормаль онтогенез этапларында һәм атмосферада күкерт микъдары күп тапкыр артканда әгъзалар һәм тукымаларның структур үзгәрешенә карый. Сулыш алу һәм кан әйләнеше әгъзаларының критик формалашуын ачыклый. Кеше һәм хайваннарның артериаль системасында кан агышының бөтерелеп әйләнешен китереп чыгара торган кан тамырлары системасы төзелешен алдан билгеләү турында фикер әйтә. Йөрү-хәрәкәтләнү аппаратындагы тумыштан килгән деформацияләрнең эксперименталь моделен ясый (1972).

«Экологик морфология» фәнни юнәлеше җитәкчеләреннән берсе.

Хезмәтләре

Врожденный вывих бедра в свете анатомо-эмбриологических исследований. Астрахань, 1974.