Биографиясе

1862 елның 18 феврале, Полтава губернасы Ромны өязе – 1932 елның 3 октябре, Краснодар шәһәре.

Киев университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1888 ел), шунда ук, профессор В.О.Подвысоцкий кул астында эшли.

1895 елда Парижда командировкада була (профессор И.И.Мечников карамагында). 1896 елдан профессор, Казан университетының гомуми патология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1901–1918 елларда, Бактериология институты җитәкчесе.

1903 елда университетта беренче тапкыр студент-медикларга бактериология укытуны оештыра. 1920 елдан Кубань университетында (Краснодар шәһәре) гомуми патология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре патологик анатомия, этиология, патогенез, йогышлы авырулар иммунологиясенә, фагоцитоз мәсьәләсенә карый.

1905 елда үзенчәлекле гемолитик стрептококк токсинын ача һәм Бактериология институтында скарлатинага (кызылчага) каршы агудан арындыручы сыгынты әзерли.

1920–1932 елларда Краснодар химия-бактериология һәм санитария институтының оештыручысы һәм директоры.

Хезмәтләре

Острый ревматизм и бактерия Achalmea // Рус. архив патологии, клинической медицины и бактериологии. 1898. Т. 5.

К биологии бактерии острого ревматизма // Рус. архив патологии, клинической медицины и бактериологии. 1899. Т. 8, вып. 2 (автордаш).

Морфологические заметки по патогенезу новообразований. СПб., 1901.

Әдәбият

Аристовский В.М. Иван Григорьевич Савченко // Журн. микробиологии, эпидемиологии и иммунобиологии. 1948. № 9.