- РУС
- ТАТ
Физиолог, медицина докторы (1891), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1930)
1867 елның 26 марты, Одесса шәһәре – 1930 елның 22 июле, Казан шәһәре, Мәскәүдә җирләнә.
Медиаторлар турындагы тәгълиматка һәм Россия электрофизиология мәктәбенә нигез салучыларның берсе.
Дерпт (хәзер Тарту) университетын тәмамлый (1891). Эксперименталь медицина институтында И.П.Павлов (Санкт-Петербург, 1892 елдан) һәм Мәскәү университетында И.М.Сеченов (1894 елдан) физиология лабораторияләрендә эшли.
1903 елдан Казан университетында: профессор, физика-математика (1924–1930) һәм медицина (1929 елдан) факультетларында физиология кафедралары мөдире. Бер үк вакытта Мәскәү ветеринария институтының физиология кафедрасы профессоры (1921 елдан) һәм Мәскәү университетының физика-математика факультетының хайваннар физиологиясе кафедрасы мөдире (1924 елдан).
Хезмәтләре физиологиягә карый. А.Ф.Самойлов – йөрәк физиологиясен тикшерүнең оригиналь алымнары авторы. Россия электрокардиография фәнен теоретик нигезли. 1906 елда, Россиядә беренче булып, кешенең электрокардиограммасын яздыра һәм электрокардиографик тикшерү алымын клиникаларда гамәлгә кертә. Нервтан мускулларга, нейроннан башка нейронга ярсыну күчешенең химик халәте турындагы фаразны нигезли. Музыка теориясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә, бу исә аны музыка ладларын өйрәнүче зур белгечләр белән бер рәткә куя.
В.И.Ленин исемендәге бүләк лауреаты (1930).
Казан университетының төп бинасына һәм Казанда ул яшәгән йортка (Мөштәри урамы) мемориаль такта куелган.
Электрокардиограммы // Рус. врач. 1908. № 33.
О переходе возбуждения с двигательного нерва на мышцу // Сборник, посвящённый 75-летию И.П.Павлова. Л., 1924.
Кольцевой ритм возбуждения // Науч. слово. 1930. № 2.
Избранные статьи и речи. М.–Л., 1946.
Григорян Н.А. Александр Филиппович Самойлов. М., 1963.
Автор – Н.В.Звёздочкина, А.Л.Зефиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.