- РУС
- ТАТ
Нефролог, БАССРның атказанган табибе (1966), Социалистик Хезмәт Герое (1969)
1916 елның 15 (28) гыйнвары, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Табанлыкүл авылы – 2007 елның 16 мае, Уфа шәһәре.
Башкорт медицина институтын тәмамлаганнан соң (1941), 1741 нче һәм 5913 нче эвакогоспитальләрдә эшли.
1947–1990 елларда Республика клиник хастаханәсендә (Уфа), 1958–1984 елларда урология бүлеге мөдире.
М.Ф.Сакаева уронефрология профиленә караган авыруларга махсус медицина ярдәме күрсәтү ысулларын тәкъдим итә. Аның җитәкчелегендә Башкортстанда беренче тапкыр гемодиализ ясала. Республика клиник хастаханәсендә ясалма бөер бүлеге булдырыла.
Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Павлов В.Н., Коржавин Г.В. Урологии Башкортстана 60 лет. Уфа, 2008.
Автор – Г.У.Аллабирдина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.