- РУС
- ТАТ
Хирург, сәламәтлек саклау өлкәсендә оештыручы, ТАССР һәм РФнең атказанган табибе (1991, 1995)
1938 елның 3 гыйнварында Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында туган.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1968), Казан шәһәренең 1 нче клиник хастаханәсендә эшли.
1971–1974 елларда Казан медицина институтының госпиталь хирургиясе кафедрасында. 1974–1977 елларда Казан шәһәре сәламәтлек саклау бүлеге мөдире урынбасары,
1977–1982 елларда Казан медицина институтында.
1982–1985 елларда ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары.
1985–1987 елларда Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, 1987 елдан Казан шәһәре 12 нче клиник хастаханәсендә, 1989 елдан баш табиб.
Фәнни тикшеренүләре сәламәтлек саклау өлкәсе мәсьәләләренә, мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә карый.
Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты (1990–1995).
Татарстан Республикасы Халык депутаты (1995–2000).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2000–2009).
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.