Биографиясе

1932 елның 15 июнендә, Әлмәт районы Мәмәт авылы – 2004 елның 23 гыйнвары, Уфа шәһәре.

Башкорт медицина институтын тәмамлаганнан соң (1957), Башкортстанның Мишкә район хастаханәсендә хирург һәм баш табиб булып эшли. 1961 елдан Башкорт медицина институтының – хирургия, 1971 елдан гомуми һәм факультет хирургиясе кафедрасында. Бер үк вакытта, 1963–1965 елларда, Республика клиник хастаханәсендә (Уфа) хирургия бүлеге мөдире.

1965–1968 елларда Халыкара Кызыл Хач җәмгыяте госпиталендә эшли (Сомали Республикасы).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре хроник гепатит һәм бавыр циррозын, үт юлларын хирургик дәвалау өлкәсенә карый. И.Ә.Сафин бавырның хроник зарарлануы очрагы өчен артериализация методикасын эшли, беренче булып биологик актив пластик материал сыйфатында «Аллоплант» регенерация стимуляторын куллана. Ашказаны һәм уникеилле эчәк ялкынсынуын, остеомиелитлар, трофик җәрәхәтләрне, үлекле һәм үлексез яраларны, бавырның диффуз һәм аерым авыруларын һ.б. түбән һәм югары энергияле лазер кулланып хирургик дәвалау алымнарын эшли һәм гамәлгә кертә.

Уйлап табуга 3 патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Республика клиник хастаханәсенең хирургия корпусына (Уфа) мемориаль такта куелган.

Хезмәтләре

Итоги и перспективы развития хирургии печени и желчных путей // Здравоохранение Башкортостана. 2004. № 1 (автордаш).

Лазерное излучение в сочетании с аллогенным материалом в лечении ран // Здравоохранение Башкортостана. 2004. № 3 (автордаш).

Возможности использования лазерного излучения при оперативном лечении эхинококкоза // Здравоохранение Башкортостана. 2005. № 1 (автордаш).