- РУС
- ТАТ
Педиатр, медицина фәннәре докторы (2005), Татарстанның атказанган табибе (1999)
1959 елның 23 гыйнварында Куйбышев районы Әҗмәр авылында туган.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1982), Биектау үзәк район хастаханәсендә эшли.
1990 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау буенча баш референты.
1997 елдан «Татарстанфармация» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры.
2000 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Республика халык арасында наркотизация профилактикасы үзәге директоры.
2004 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының наркотикларга каршы эшчәнлекне координацияләү бүлеге башлыгы.
Хезмәтләре җәмгыяви сәламәтлек өлкәсенә карый, фәнни тикшеренүләре наркоманияне кисәтүгә, ТРда наркотикларга каршы алып барылучы эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләүгә карый.
Медальләр белән бүләкләнә.
Общество против наркотиков: Информация, технология, опыт. Казань, 2002 (автордаш).
Стратегия и основные направления антинаркотической работы в РТ // Наркозависимость и медико-социальные последствия: стратегии профилактики и терапии. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.