1970 елның 27 гыйнвары, Буа шәһәре – 2023 елның 29 гыйнвары, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1994), 2 нче Республика клиник хастаханәсендә эшли. 1996 елдан Казан шәһәре 18 нче клиник хастаханәсе баш табибе урынбасары.

2000 елдан Казан шәһәре онкология хастаханәсе баш табибе, 2008 елдан Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсе баш табибе. 2018 елдан – Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры.

Хезмәтләре Татарстанда яшәүчеләрнең репродуктив халәтен өйрәнүгә карый.