Биографиясе

1891 елның 23 феврале, Новочеркасск шәһәре – 1964 елның 14 ноябре, Казан шәһәре.

Профессор А.В.Фаворский шәкерте. Казан рефлексотерапия мәктәбенә нигез салучы.

Париж университетын тәмамлый (1914 ел).

1920 елдан Казан ГИДУВында, 1930 елдан нерв авырулары кафедрасы мөдире һәм профессоры.

Акупунктура (чжен-дзю-терапия) буенча Кытайда стажировка уза (1956 ел). Хезмәтләре вегетатив нерв системасын, хәрәкәтләнү һәм рефлекс системасы патологиясен, авырту тою проблемаларын өйрәнүгә карый. И.И.Русецкий үз исеме белән аталган берничә авыру симптомын тасвирлый. Рефлексометр конструкциясен эшли, миосклерометр тәкъдим итә.

Бөтенсоюз невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыятенең Казан филиалы рәисе (1932–1964 еллар).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Боль, её формы и патогенез. Казань, 1946.

Клиническая нейровегетология. М., 1950.

Контрактуры конечностей. М., 1954.

Вегетативные нервные нарушения. М., 1958.

Әдәбият

Профессор И.И.Русецкий // Казан. мед. журн. 1961. № 2.